Туган як

Аллаһының рәхмәтенә ирешергә иде

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәннир-рахим. Үәс-сәләтү үәс-сәләму галәә Расулилләһ Мухәммәдим үә галәә әәлиһи үә әсһәбихи әҗмәгыыйн.

Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Сүбхәнә хак тәгаләгә барча мактауларыбыз, хәмедсәнәләребез булса иде. Һәм өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә булып, әҗер-саваплар насыйб булса иде.
Аллаһының рәхмәте, исән-сау булган кешеләргә менә тагын ел буена зарыгып, сагынып, өзелеп, әзерләнеп көткән Рамазан ае җитте. Әле үткән елларда я өлкәннәрнең, я яшьрәкләрдән: «Ураза җәйнең иң озын, иң кызу көннәренә туры килә. Авыз кибәр, хәл китәр, кояш баемый интектерер. Яше җиткән, сау-саләмәт, үз акылында булган һәр мөселманга фарыз, һичшиксез үтәлергә тиешле гамәл буларак йөкләтелгән уразаны ничекләр генә тотарбыз? – дигән сөйләшүләрне, куркуларны ишетә идек. Ләкин соңгы 2-3 ел эчендә без могҗизага тиң көннәр күрдек. Ураза башлану белән җиләс җилләр исте, томаннар төште, яңгырлар яуды. Аллаһының «авырлыгын бирсәм, җиңеллеген дә үзем бирәм»  дигән вәгъдәсе бар. Күз алдында исбатлады. Әле бит ул чакта уразабыз 19 сәгатьтән артык иде. 
Ураза ае – ул мөселманнарның иң матур, иң изге, иң рәхәт көннәре. Максат бер генә: ничек кенә булса да, тәүбә итеп, яман, начар гадәтләрдән арынырга да, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә иде. Аның өчен кушканнарны, әйткәннәрне үтәргә кирәк. «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр! Сездән әүәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз, уразаны калдырудан яки кимчелек китерүдән сакланыгыз!» – дигән.
Ураза Аллаһының ризалыгын алу өчен тотыла. Уразадан тәм табарга, сөенеч алырга өйрәнергә кирәк. Уразада куанычлы мизгелләр бик күп. Аның берсе – ифтар-авыз ачу вакыты. Икенчесен Аллаһының илчесе  Мөхәммәд ( с.г.в.) җиткерә:
«Ураза һәм Коръән Кәрим кыямәт көнендә бәндәсе өчен шәфәгать кылыр. Ураза: «Йә, Раббым, мин аны көндезләрен ашаудан һәм шәһвәтләрдән тыйдым, хәзер миңа аны якларга рөхсәт ит», – дияр. Коръән: «Йә, Раббым, ул төннәрен йокламыйча мине укып үткәрде. Хәзер миңа аны якларга рөхсәт ит», – дип әйтер».
Рамазан аеның төп гыйбадәте ураза булса да, бермә-бер савап алырлык гамәлләр бар. Тәравих намазы – шундыйлардан. Ул фарыз да, вәҗип тә түгел, шулай да аны уку, бигрәк тә мәчетләрдә җәмәгать белән уку бик саваплы. Аны танымаучы гөнаһлы була. Ифтар-авыз ачтыру да ураза савапларына ирешү мөмкинлеген бирә. Бер кешене авыз ачтыру – бер көнлек ураза савабын, 10 кеше ифтар кылдыру 10 көнлек савап бирә.
Көтеп алган уразабыз башланды. Аны кайбер галимнәр мәдрәсә, уку ае да диләр. Шул айдан, көннәрдән изгелекләр җыеп, савапларга ирешеп, ел буена җитәрлек дәресләр алып калсак иде.
Раббәнә әәтинәә фиддунья хәсәнәтәү үә фил-әхыйрати хәсәнәтәү үә кый-нәә газәәбән-нәәръ.
Әлфия ХИСМӘТУЛЛИНА, Түбән Кама үзәк мәчетенең «Рәшидә» төркеме укучысы. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: