Туган як

Агы-карасы буталган...

Нинди чорда яшибез без - күзгә күренмәс югары көчләр ихтыяры белән, акны - кара, караны исә ак дип раслау берни тормый безнең бу заманда. Тормышта адым саен шуңа юлыгабыз һәм, нәтиҗәдә, гаделсезлектән кемнеңдер сабыр канатлары сына, ә көчле ихтыярлылар корычтай ныгый гына. Соңгы вакыттагы ике вакыйга шундый уйга этәрде әле....

Нинди чорда яшибез без - күзгә күренмәс югары көчләр ихтыяры белән, акны - кара, караны исә ак дип раслау берни тормый безнең бу заманда. Тормышта адым саен шуңа юлыгабыз һәм, нәтиҗәдә, гаделсезлектән кемнеңдер сабыр канатлары сына, ә көчле ихтыярлылар корычтай ныгый гына. Соңгы вакыттагы ике вакыйга шундый уйга этәрде әле.
Беренчесе, ураза белән бәйле. Исламнан һәм, гомумән, диннән бик ерак торучы бер хөрмәтле кешегә, фикер офыгы тар булса да шактый югары урынга үрмәләгән бер япь-яшь кемсәнең кайнарлыгы аркасында, «экстремистик диндар» ярлыгы тагарга азапланулары, хәтта, аны мәгълүм бер оешмага җитди сөйләшүгә чакырулары. Моңа көләргәме, әллә еларгамы? Берсе дә ярамый, бары тик бер учың белән авызыңны, икенчесе белән... каплап, тын да алмыйча тору гына рөхсәт ителә. Көлсәң дә, еласаң да, сәяси хата һәм, Аллаһы сакласын, «сары йорт»ка юнәлтүләре дә ерак йөрмәс...
Икенчесе, республика мөселманнары ташкындай күтәрелеп тә, үз урынында саклап кала алмаган Рамил Юныс белән очрашу.
Бу язда районыбыздагы бер авылга Рамил Юнысның килгәнен ишеткәч, аны күрер өчен, махсус бардым. Госман Исхаковның мөфтилек чорында, яшь дин әһеленең Казан мөселманнары арасындагы абруеннан өркеп, аны перифериягә сөргәннәр иде. Безнең Түбән Кама үзәк мәчетен диндәгеләрнең үзара гаугасыннан арындырып, дөньяви хакимият белән дини оешма арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыра алды ул. «Туган як»ны укучыларга имамның бүләге буларак, күпме вакытлар «Рисалә» битләре чыгып килде. Биредә эшләгән елларында Рамил хәзрәт белән газетачы буларак аралашырга, аның вәгазьләрен «Туган як»ка әзерләргә туры килде. Аның ул язмаларыннан, хәзер модный гыйбарәгә әйләнгән сүз белән әйтсәк, «традицион ислам»нан читкә тайпылганлыкка бер генә дәлил дә таба алмабыз. Шул ук вакытта, Казандагы Кол Шәриф мәчете имамы итеп билгеләнгәч, аның абруе чик-чаманы узып бара иде. Ул я мөфти вазыйфасы белән тәмамланырга тиеш иде, яки... Татарстандагы дини вазгыять дилбегәсен тартып, кирәк якка юнәлтүче көчләрнең «яки...»не өстен күргәне вакыт белән расланды...
Рамил Юныс белән очрашкач, беренче сүзе, «минем белән очрашырга курыкмыйсызмы», булды. Нидән? Кеше бер Аллаһыдан гына куркырга бурычлы. Түбән Кама мөселманнары да, әгәр дә бер Аллаһы Тәгаләгә генә буйсыналар, Үзенең генә әмерен үтиләр икән, үзләренә Коръәнне аңлаткан, төшендергән һәм мөхтәсибәттә тынычлык урнаштыра алган Рамил хәзрәткә рәхмәтлеләрдер... Акны карага әйләндерергә маташу исә, урынсыз.
Рамил Юныс бүгенге халәтен, чын мөселманга хас сабырлык белән кабул итеп, гади генә аңлатты. Аллаһы Тәгалә аңа бу фани дөньядагы шөһрәтне татытты - Казанга кайсы гына илдән югары даирә вәкиле килсә дә, республика җитәкчелеге белән беррәттән, Кол Шәриф мәчетенә дә кагылалар, аларны Рамил Юныс каршылый... Адәм баласы үзенең урынын белсен өчен, Аллаһы аңа дөньялыкта ук сынавын да җибәрә - дан-дәрәҗәсен югалттырып, тормыш төбен дә күрсәтә. Син сынатасыңмы, әллә Үзенә генә буйсынып, Аллаһының сынауларын сабырлык белән кичерә аласыңмы...
Рамил Юныс карашындагы элекке ашкынулы зыялылык чаткылары мөселманның Аллаһыга буйсынуы һәм олпатлылык белән алмашынган.
- Иң мөһиме, иманны югалтмау, бер-береңне, дин кардәшеңне хөрмәт итә белү, тынычлык, иминлек. Фетнәләрдән, бүленүләрдән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын иде, - ди Рамил хәзрәт.
Хәзерге вакыттагы шөгыле белән кызыксынуыма да җавабы кыска булды:
- Мин - Казанда, өйдә. Вазыйфа бит ул Аллаһы юлында киртә дә булырга мөмкин.Чакырган җирләргә барам, вәгазьләр сөйлим. Дәреслекләр язам. Кассеталар чыгарам. Аллаһы Тәгалә биргән язмышыма мин бик риза. Аллаһы каршында булган бурычымны үтәп барам дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, Рамил Юнысның 7 китабы, 10лап кассетасы бар икән сатуда. Аның гаиләсенә килгәндә, кызы Хәдичә Казандагы 19нчы гимназиядә укый, Айсылуы исә Төркиядәге университетның теология факультетында белем алган дип беләм...
Нишлисең, кайчак, тар даирә теләге белән - кемнәрдер югарыдан түбәнгә оча, ә кемнәрдер, киресенчә, дан-дәрәҗәгә ирешә шул бу тормышта.
Ә шулай да, Аллаһы Тәгалә киләчәктә дини күк киңлекләрендә канат җилпүче шоңкарларның канатларын каеручы көчләргә ирек куймасын иде... Бу, дөньяви ләззәт белән дини тәкъвалык арасыннан кайсысын сайларга белмичә бәргәләнүче адәм балалары өчен кирәк... Һәм соңгысы: тормышта акның - кара, яхшының яман буларак кабул ителүенә чик куелыр көнне күреп булсын иде...
Фирая МОРАТОВА.
Миһербанлы Илгизә
Мин үзем рус милләтеннән. Шулай да, «Туган як»ка миһербан-шәфкатькә ия мөселман хатыны турында язарга булдым. Аның белән очраклы рәвештә, урамда сөйләшеп киттек. Төзүчеләр урамындагы элекке «Меркурий» артында урнашкан «Полушка»га азык-төлек китерә торган машина астына эләккән песине дәвалап йөри идем. Бер тәпие өзелгән песи баласын күреп, ул да безнең янда тукталды. Күпме кеше ничә көннәр узып йөрде. Ә мөселманча киенгән шушы яулыклы хатын гына туктады. Жәлләвеннән, күзләреннән яшь агучы ул хатын мәчеткә ифтарга ашыга иде. Иренә шалтыратты да, мәчеттән кайтышлый песине үзләренә алачакларын әйтте. Сөйләшенгәнчә, песине тотып алып кайтып, тартмага салып әзерләп куйдым. Төнге унынчыда ире белән килеп, песине алып чыгып киттеләр. Үзе Илгизә исемле (64нче бакчада эшли), ә ире Хәлил бугай.
Шомырт кебек кап-кара песи, бәлки Илгизәләргә дә кирәк булмагандыр. Шулай да үз песиләре янына сыйдырганнар. Актаныш ягындагы Зөбәер авылыннан икән ул Илгизә, ире Хәлил Сираҗетдиновны Норлат районындагы Чулпаннан диде. Унтугыз яшендәге уллары Халит, кызлары Халидә, кияүләре Рәшит һәм оныклары Ясминә - барысы да ислам динендә, ди.
Кеше дингә ышана икән (кайсы диндә булуына карамастан), аның йөрәге мәрхәмәтлелек, кешелеклелек хисләре белән тулы. Күпчелек кеше акча артыннан гына куган бу тормышта, әгәр хәлемнән килсә, олы йөрәкле Илгизә Сираҗетдинованы бик күпләр өчен миһербанлылык үрнәге итеп куяр идем.
Галина
Сиксән яшьлек Фәүзия Гыйззәтуллина балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны рамазан күчтәнәче белән сөендерде.
Шикәр чирле, аяклары авыртучы Фәүзия апа, үзенә садака итеп бирелгән акчаны, шул исәптән фитыр садакасын да рамазан ае дәвамында җыеп барып, балалар йортындагы сабыйларга тәм-том алырга ниятләгән. Аның бу изге уен тормышка ашыруда, үзе яши торган Химиклар урамындагы 30а йорт өчен җаваплы Дания Хисамиева белән күрше 30в йорт «старшие» Рәзинә Гришина да ярдәмгә килделәр.
13 июльдә коеп яңгыр яуганлыктан, болай да көч-хәл йөрүче Фәүзия апаны башка көнне барырга күндермәкче идек. Әмма ул сабыйларны сөендерүне кичектереп торырга теләмәде. Такси чакыртып, машина багажнигын кибеттә Фәүзия апа акчасына алган ризык белән тутырып, шәһәребездәге балалар йортына киттек...
Ата-ана тәрбиясе һәм назы күрмәгән китек күңелле сабыйларга рамазан шатлыгы бүләк итә алуына Фәүзия апа үзе дә чиксез шат иде. Арабызда Шәйхи кызы Фәүзия Гыйззәтуллина кебек юмарт, киң күңелле һәм гуманлы кешеләр булуы үзе зур бәхет ул.
Наилә КУРАМШИНА,
3нче микрорайонның җирле үзидарә советы рәисе.
Югары Чаллы мәчете сездән ярдәм көтә
Югары Чаллы авылы мәчете бинасын тышлау, түбәсен өр-яңадан ябу, манарасын яңартуга керешкән идек. Бу хакта «Туган як» газетасының 10 июньдәге «Өмет» сәхифәсенә язып, халыктан акчалата ярдәм дә сорадык.
Әмма ул язмада, ИНН һәм КПП дөрес күрсәтелмәгән. Шул хатаны төзәтеп, кабат барлык газета укучыларга, мөселманнарга һәм түбәнкамалыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Әгәр дә, мәчет бинасын төзекләндерү кебек саваплы гамәл аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына өметләнәсез икән, хәләл кәсеп белән тапкан акчагызны, банк аша, түбәндә күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерергә була.
Расчетный счет
№ 0703810500000000932, ММРО - приход мечети с. Верхние Челны Мухтасибата г. Нижнекамска и Нижнекамского рйона ЦРО-ДУМ РТ договор банковского счета № 473000932 от 01.06.2015г.
Реквизиты банка: ОАО АИКБ «Татфондбанк»
г. Казань
БИК 049205815,
ИНН 1630003757,
КПП 165101001
ОГРН 1021600000036
к/с 30101810100000000815
Ә инде акчаны кулдан бирергә ниятләсәгез, белешү өчен телефон: 8-963-124-40-82.
Булат САДЫЙКОВ,
Югары Чаллы мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: