Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Зыян һәм файда турында

Бар мактауларыбыз безне юктан бар итеп, барчаларыбызны нигъмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка. Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы илаһи зат юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһадәт бирәмен: Мөхәммәт аның колы һәм илчесе.

Сүземне башта зыян турында башлыйм әле. Һәрберебез үзебезнең гамәлләрне карыйк, үзебезгә хисап кылыйк. Пәйгамбәребез янына бер төркем килә һәм сорый: «Безнең арабызда төннәр буе намаз укучы, көннәр буе ураза тотучы кеше бар. Әмма ул күршесенә тел тидерә» – диләр. Пәйгамбәребез: Юк аның хәерлесе, ул җәһәннәмдә» ди. Бу хәдис бүген дә көчен югалтмый. Без намаз өйрәндек, динне өйрәнеп барабыз, сакал үстерәбез, түбәтәй, озын күлмәк киябез. Тышкы кыяфәтебез, гамәлләребез сөннәт буенча. Әмма кемгәдер телебез белән зыян китерәбез. Телнең начар гамәлләре күп. Шуларның иң зур гөнаһ китергәне – гайбәт. Шулай ук хөтбә вакытында сөйләшеп утыру, телефоныңны сүндереп куймау да начар гамәл. Син кардәшеңә зыян китермәскә тырыш. Тел белән зыян китерүдән сакланыйк.

 

Кул белән зыян китерү. Сугышу турында әйтмим. Кардәш икенче мөселманның канын чыгару турында сүз дә булмый. Әйтик, мәчеткә килгән мөселман кардәшеңнең машинасын үзеңнең машинаң белән каплап кую. Син бу гамәлең белән дә аңа зыян китерергә мөмкинсең.

Иң зур сынау ул бер-беребезгә сабыр итү. Ачуың килгәндә дә сабыр итеп кала белү. Зыян турында күп сөйләми, файда китерү хакында сөйләшик.

 

 

Файда китерү хакында

 

Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребезгә берәү килеп: «Әй, рәсүлебез, Аллаһ иң яратканнары, иң хәерлеләре кемнәр алар?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Аллаһ каршында иң яратканнары кешеләргә файда китергәннәре», – ди. Кардәшеңә ярдәм итү, куаныч китерү. Аның бурычларын кайтарырга булышу, ул ач булса аны ашату, аның борчуы булса – тынычландыру. Аңа терәк булу. Матди яктан ярдәм итә алмасаң, киңәш белән, җылы сүз белән ярдәм итә аласың. Пәйгамбәребез: «Дөреслектә, кардәшеңнең авыр хәлен җиңеләйтү минем мәчетемдә рамазан аенда иттикаф кылудан хәерлерәк. Кем кардәшенә карата ачуын туктатыр – Аллаһ шул кешенең гөнаһларын яшерер. Кем кардәшенә нык ачуын чыгарыр урынга сабыр итсә, Кыямәт көнне шул кешегә Аллаһ йөрәгенә тынычлык салыр» дигән. Мөселман кардәшләребез гаиләсенә күркәм холыклы булсын. Балаларыбызны туганнарга, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтик. Күршеләр өчен файдалы булыйк. Подъездга Аллаһ ризалыгы өчен якты лампочка куй, Аллаһ ризалыгы өчен кулыңа себерке ал да, себереп чык. Моның өчен ниндидер югары уку йортлары, мәдрәсәләр тәмамларга кирәкми. Гади эшләрне дә Аллаһ ризалыгы өчен, файда китерер өчен эшлә.. Әмма файда китерер алдыннан, беренче зыян китермә. Аллаһы Тәгалә каршында бер нәрсә дә югалмый, язылып бара.

Салих хәзрәт Ибраһимов, үзәк мәчете имам-хатыйбы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев