Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Умра хаҗы

Исламның 5 баганасы бар. Беренчесе - Иман китерү, икенчесе - 5 вакыт намаз, өченчесе - зәкәт, дүртенчесе - ураза, бишенчесе - хаҗ. Болар барысы да безнең Аллаһы каршында булган гыйбадәтләребез, бурычларыбыз. Февраль аенда Татарстаннан бер төркем дин кардәшләребез умра хаҗында булдылар. Хәерле кешеләр үзләренең акчасын да хәерле юлга тоталар шул....

Исламның 5 баганасы бар. Беренчесе - Иман китерү, икенчесе - 5 вакыт намаз, өченчесе - зәкәт, дүртенчесе - ураза, бишенчесе - хаҗ. Болар барысы да безнең Аллаһы каршында булган гыйбадәтләребез, бурычларыбыз.
Февраль аенда Татарстаннан бер төркем дин кардәшләребез умра хаҗында булдылар. Хәерле кешеләр үзләренең акчасын да хәерле юлга тоталар шул. Фарыз (обязательный) хаҗны кеше бер мәртәбә үти, мөмкинлеге булганнар умраны төрле вакытта үтиләр.
Уйлап карасаң, Аллаһының мөселманнар өчен изге булган Мәккәне җир шарының бернинди дә кыяк үлән үсми торган җирендә, эссе чүл уртасында тәкъдирләп куюында да зур хикмәт бар. Иң беренчесе - шушы урында бәндәләрнең ризыгы киселми. Бернәрсә үсми, кап-кара таштан гыйбарәт җир, югыйсә. Әмма меңнәрчә ел буе кешеләр яши, аларны Аллаһы ризыкландыра. Икенчедән, әгәр ул бик матур җир булса, кешеләр анда ял итәргә, диңгез суында коенырга барырлар иде. Юк, кешеләр монда фәкать гыйбадәт кылырга бара. Эсселек кояш астында 60-70 градуска җитә, җиргә яланаяк басып булмый.
Әгәр кеше шунда барып үлеп калырмын дип шикләнсә, аңа Аллаһы юлны ачмый. Беренче баруымда миндә дә шундый уй булып алды, әмма андагы хәерлелекне күргәч, барысы да онытылды. Мөмкинлегем булган саен барыр идем әле, акча ягы авыррак та, исәнлек бетеп бара. Шуңа күрә Аллаһы кушканнарны балигълыкка ирешүгә үк эшли башлау хәерлерәк. Картаюны олылар элек юкка гына карт аю хәле дип әйтмәгәннәр. Хаҗ кылу җиңел булса, ул гыйбадәттә шулкадәр савап булмас иде.
Пәйгамбәребез әйткән: «Кем дә кем хаҗ кылса, аның хаҗы кабул булса, аңа җәннәттән башка бүләк юк». Анда булган төрле афәтләр дә Аллаһы сынавы. Безгә язылган әҗәл безгә кайда да җитә. Бу урында бер кыйсса язып үтим әле.
Берәү тунгус кеше-сеннән сорый икән: «Ничек син курыкмыйча тайгада йөрисең». Теге елмая гына икән. «Синең бабаң кайда үлде?», «Тайгада үлде», «Атаң кайда үлде?», «Тайгада үлде». Үзенә аптырап карап торучы әңгәмәдәшеннән бу тунгуслы сораган: «Ә синең бабаң кайда үлде». «Йоклаган урынында». «Атаң кайда үлде?» «Йоклаган урынында». «Алай икән... Ә син ничек курыкмыйча йокларга ятасың соң, алайса», дигән тунгус. Моннан бер генә нәтиҗә ясый алабыз: әҗәлебез кайда язылган, шунда эзләп таба инде безне. Беребез дә әйтә алмый, иртәгә яки бүген кич үк үзебез белән нәрсә буласын...
Казанда яшәгән бер хатынны ишетеп белә идем. Авыру булса да, елга икешәр мәртәбә хаҗга барды. Аның шунда үлеп каласы килгән, дога кылып Аллаһыдан гел сораган. Соңгы хаҗында, соңгы көнне иптәш хатынына әйткән: «Иртәгә юлга чыгабыз инде, Аллаһы мине быел да алмады». Казанга кайтып, бер-ике көн торуга, бакчасына бара һәм шунда чыккан янгында үлә. Яшьтән үк аның авыру икәнлеген белсә дә үзенә өйләнгән ире белән алар тәүфыйклы балалар үстерәләр Елына ике мәртәбә хаҗга җибәрерлек акчаны да балалары бирә. Ә хәзерге балаларның күбесе ялкаулыкка өйрәнеп үсә - эшлисе урында, әниләренең пенсиясен «кысалар». Балаларына ярдәм итим дип, күп кенә әбиләр, гыйбадәт кыласы урында, картаеп беткәч тә урамда газета һ.б. сатып, төрле эштә юк-бар акчага йөриләр. Ә бит Аллаһы, «малларыгызга, балаларыгызга алданып, мине зикер итүне оныта күрмәгез», дигән.
Фатыйма
ГАБИДУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев