Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мөфти ифтарда катнашты

Татарстан диния нә-зарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Түбән Камага эшлекле сәфәре вакытында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашты, шулай ук, үзәк мәчеттәге ифтарда да катнашты. Мәчетнең ирләр намаз укый торган икенче катындагы очрашуда мөфти мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яр Чаллы, Зәй, Чистай мөхтәсибләре дә катнашкан ул очрашу азагында,...

Татарстан диния нә-зарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Түбән Камага эшлекле сәфәре вакытында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашты, шулай ук, үзәк мәчеттәге ифтарда да катнашты.
Мәчетнең ирләр намаз укый торган икенче катындагы очрашуда мөфти мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яр Чаллы, Зәй, Чистай мөхтәсибләре дә катнашкан ул очрашу азагында, ахшам намазы вакыты кергәч, азан яңгырады һәм бөтен кеше су, хөрмә җимешләре белән авыз ачтылар. Бергә укылган намаздан соң, «Рамазан» чатырында тәмле пылау белән сыйландылар.
 
Фотода (сулдан уңга): муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, мөфти Камил Сәмигуллин, үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X