Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«МӘЧЕТЕБЕЗНЕ КАРАП ТОРЫП ҮСТЕРДЕК»

Соңгы елларда «Нур» мәчетеннән еш кына Фәнзия ханым Әхмәтшина белән аралашырга туры килде. Берәр чара, кичә, очрашу узса, ул аның турында редакциягә язып җибәрә. Өстәвенә, хатын-кызлар уку бүлегенең мөдире вазыйфаларын да башкарырга өлгерә.

Инде менә янына барып, ниһаять, иркенләп сөйләшергә дә җай чыкты. Фәнзия ханым әйтүенчә, гарәп язуын күптән үзләштерергә теләгән, телевизордан дәресләр карап та өйрәнеп карый, әмма булмый... Аннары авырып, операция өстәленә ятарга туры килгән. Хастаханәдә ятканда, дәвалаучы табибы, нишләптер, нәкъ менә аңа мәчеткә барырга киңәш итә.

– Бабай диндә булса да, әти-әни атеистлар иде. Шуңа күрәме, мәчеткә 45 яшемдә генә килдем. Хәзергедәй хәтерлим: үзәк мәчеттә укулар инде башланган, мин сыйныфка кергәч, мөгаллимә Гөлйөзем ханым басып каршы алды. «Соңга калдың» дип ачуланмады, шелтәләмәде. Ул вакытта шатлыктан елыйсым килде, – ди Фәнзия Әхмәтшина.

Хәрефләрне өйрәнеп, тиздән укый да башлаганнар. Фәнзия ханым белдерүенчә, иҗекләп укыганда да, чиксез бәхетле булган ул. Аннары Нәфисә, Хәмидә ханымнарда белем алган, мәдрәсә тәмамлаган. 2015 елда үзен «Нур» мәчетенә укытучы итеп чакырганнар. Ул Коръән, әдәп, әхлак дәресләре буенча белем бирә, әмма өстәмә гыйлем алудан үзе дә туктамый. Уку бүлеге мөдире итеп билгеләнүенә өченче ел китте. Эше шундый булгангамы, холкымы: биргән һәр сорауга төгәл мәгълүматы әзер аның: укучылар, укытучылар, төркемнәр санын да белә. Мәчет коллективы турында сөйләгәндә дә, күзләре яна.

«Нур» мәчетен үз итә, ярата ул. «Үзебез карап торып үстердек», – ди. Өмәләр игълан ителгән вакытта беркайчан читтә калмаган. – Мәчеткә укырга килүчеләргә төп киңәшем шул: белем алырга килдегез икән, ташламагыз! Ел саен беренче сыйныфка укырга керүчеләр дә юк түгел. Тырышыгыз, барлык мөмкинлекләр бар. Хәзер күбесе авырудан куркып килмәгәч, җаен таптык: укытучы мәчеткә килгән укучыларга дәрес биргәндә, онлайн рәвештә башкалар да керә, тыңлый ала, – дип аңлата Фәнзия ханым.

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев