Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ипи түгел, авыз бозылгандыр яки Акула йөзгечләре, трюфель гөмбәләре һәм чама хисе...

Тәмле итеп ашарга яраткач, бу вәгаземне иң элек үзем өчен яздым. Шулай да, хезмәтемнән башкалар да файда күрсеннәр дип, сезгә дә тәкъдим итәргә ниятләдем. Яхшы ризык калганчы, дип"... Әле моннан унбиш еллар элек авылларда ашка барсаң, табынның ике башында ике кәсә катык, тоз һәм икмәк торса, бүген инде аш чыгарганда,...

Тәмле итеп ашарга яраткач, бу вәгаземне иң элек үзем өчен яздым. Шулай да, хезмәтемнән башкалар да файда күрсеннәр дип, сезгә дә тәкъдим итәргә ниятләдем.

Яхшы ризык калганчы, дип"...

Әле моннан унбиш еллар элек авылларда ашка барсаң, табынның ике башында ике кәсә катык, тоз һәм икмәк торса, бүген инде аш чыгарганда, тәлинкәне куярга урын юк. «Мулланың ни эше бар, бәлеш ашап тик йөри», диләр, гадәттә. Нишлисең, муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә күрешкәнгә күрәдер дә инде, халыкта аларның ашау-эчү белән дус булулары турында сүз таралган. Ашка йөрүче хәзрәтләргә карата үзенең хисләрен яшермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы бәлеш рәвешендә күрүе турында язган бит.

Тик бәлешне атнасына бер ашасаң гына тәмле ул, ә ешракка китсә, сәламәтлек өчен авырга төшә. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр ашка барырга мәҗбүр була. Бармасаң, үпкәлиләр. Әнә, Төркиядә заманында Ататөрек, саулыкка зарарлы авыр эшләре өчен дип, телак-мунчачыларны бар салымнардан азат иткән, диләр. Ә бездә мулланың шимбә-якшәмбесе дә юк, җитмәсә әле, салымын да түли.

Инде килеп, бар җитдилеге белән фикер йөртсәк, динебез ашауның күләме мәсьәләсендә нинди карашта икән соң? Аллаһының Китабы, илчесенең нәсихәтләре бу хакта нәрсә әйтә?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд теләгән ризыгын, теләгән күләмдә ашый алмаган. Хатыны Гайшәнең сүзләренә караганда, Аллаһы илчесенең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәннән алып әҗәленә кадәр тоташ өч тәүлек туйганчы ипи ашаганы булмый. Бервакыт аңа күчтәнәч итеп кайнар ризык китергәч, ул ризыкны ашый һәм, «Аллаһка шөкер, инде әллә ничә көн карыныма кайнар ризыкның кергәне булмады», дия.

Еш кына без, табында ашалмый калган ризык әрәм булмасын дигән сылтау белән, нәфсебезгә ирек бирәбез. Ләкин, исрафка каршы комсызларча көрәшергә тотынганчы, бер нәрсәне аңлыйк: исраф - әрәм киткәнне, ягъни файдасызга сарыф ителгәнне аңлата. Өстәлдә калганы, һич тә булмаса, тавык яки этне сөендерер, алар да мәхлук, ә инде чамадан артыгы корсакка керсә, саруны кайнатыр, саулыкны какшатыр. Әгәр тәнең өчен ашаганың җитә икән, артыгын ашау зур исраф булыр. Пәйгамбәр вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: «Корсак - авырулар йорты, ашауда чаманы белү - дәваларның нигезе», дигән.

Асылда, Адәм баласына яшәү өчен күп кирәкми, әмма нәфес дигәненә күпме генә бирсәң дә, җитми. Кайчандыр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгучы татар ирләренең оныклары бүген корсак үстереп, колакка алка тагып, бөтенләй ир кыяфәтен югалтып бара. Бервакыт пәйгамбәребез бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: «Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде», дия. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле тазарырга мәҗбүр булган кешеләр турында бармый.

Хәләл булса, дару кебек

Кеше булгач, гел ашамый да булмый, без фәрештә түгел бит. Әмма пәйгамбәребез безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде. Пәйгамбәребез әйтте: «Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы - аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәрү өчен аз ризык та җитә, шулай да ашый икән, карынын өчкә бүлсен: бер өлешен - ризыкка, икенчесен - суга, өченчесен - һавага, ягъни буш калдырсын».

Менә шундый гади диета, дусларым: ризыгыңны аша, чәеңне эч, әмма өченче өлешкә тимә, авыр булса да, түз.

Ризык күп булгангамы, соңгы вакытта кешеләр бик сайлана башладылар. Телевизордагы бер каналны ачсаң, профессор: «Чәй эчмәгез, зыянлы», ди, икенче каналдагысы: «Эчегез», ди. Кайберләре ит ашарга ярамаганын әйтә, икенчеләре ипи ашамаска куша, өченчеләре сөтне зыянлыга саный. Бәлки, кайбер авырулар сәбәпле, ризыкның аерым төрләреннән тыелып тору файдалыдыр. Әмма ризык хәләл икән, аны гомум халыкка тыярга ярамый. Аллаһы безгә хәрам кылган һәр нәрсәдә зыян бардыр, хәләл кылган һәр ризык - дәвадыр. Хәләл ризык дару кебек, аны чама белән эчсәң, ул дәвалый, артыгы китсә, агулый.

Күп ашау замананың бер авыруына әйләнеп бара. Бу авыруның сәбәбе нидә? Ислам галимнәре моңа шундый кызыклы аңлатма бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөнья һәм ахирәтләре файдасына куллану өчен күп нигъмәтләр иңдерә.. Кеше алар белән үзен, гаиләсен кайгырта, мохтаҗларга садакасын өләшә... Ләкин, кеше Аллаһы биргәнне изгелек юлында кулланып үзенә файда алмаса, Аллаһы аның малын аңа зыян китерә торган нәрсәләрдә кулландырта. Нәтиҗәдә, кеше байлыгын, саулыгын, дәрәҗәле урынын, үзенең һәм якыннары тормышына зыянлы юлларда сарыф итә. Күпме кешеләр изгелеккә илле сум садакасын кызганып, казинода бер кичтә илле меңен калдырып кайта. Ялгыз әбигә бер чәйлек күчтәнәчен жәлләп, дуслары белән кәеф-сафа корып утыру өчен фәлән меңлек шешәсен кыстырып килә. Мәчет-мәдрәсәдән бер янчыгын яшереп, чиновникка чемоданы белән илтә...

Дөнья куып, муллык эзләп, кешеләр тәмам акылларын җуя. Беркөнне «Animal Planet» каналында акула йөзгечләре турында тапшыру бара. Балыкчылар центнерлы балыкны тартып чыгаралар да, пычак белән йөзгечләрен кисеп, корбанлыкның гәүдәсен суга ташлыйлар. Нәтиҗәдә, җир йөзендә һәркөнне меңләгән җан ияләре «алтын бозау» артыннан куучылар кулыннан корбан китә.

Шул зур балыкның кечкенә генә йөзгечен ресторанга китереп саталар. Ресторан хуҗасы әйтүенчә, ул затлы ризыкны ашау өчен кешеләр әллә нинди ерак илләрдән киләләр икән. Ресторанның шеф-повары аны пешерү серләре белән дә бүлеште: «Сам по себе акулий плавник не очень вкусный, но мы добавляем туда специальные приправы, которые дают блюду отменный вкус». Бу сүзләрне кем ничек аңлыйдыр, ә мин үзем аңлаганча ана телебезгә тәрҗемә итеп карыйм: «Идән чүпрәге үзе бик тәмле нәрсә түгел, әмма без аңа махсус тәмләткечләр кушкач, гаҗәеп тәмле шулпа килеп чыга»... Әнә шул шулпаны ашау өчен байларыбыз чит илләргә юл тота.

«Бисмилла» әйтеп суелган сыер, сарык, тавык һәм каз итләре тәмләткечләрсез пешерсәң дә, бик тәмле була. Ләкин муллык гафиллеге аңнарын сукырайткан адәмнәр гади ризык ашый алмыйча тилмерә. Гөмбәнең дә аларга без ашаганы бармый икән, махсус өйрәтелгән чучкалар ярдәмендә, җир астында үсә торган «трюфель» дигән төрен эзләп табалар. Базарда шул «затлы» гөмбәнең бер килосын уртача 30-40 мең сумга эләктереп калырга була, имеш.

Хикмәт күләмдә түгел шул...

Пәйгамбәребез кешенең тамагы ризыкның кыйммәтле яки күплегенә карап түгел, ә бәрәкәтле булганы өчен туя дип өйрәтте. Шуңа әүвәлге заманнарның диндар кешеләре аз ризыктан да зур көч тапкан. Бүгенге җәмгыять югалган бәрәкәтне калорияләр арттырып, затлысын сайлап кайтармакчы була, әмма андый ризык корсагыңны тутырса да, куаныч һәм канәгатьлек хисләре бирми. Хәзер ипиләрнең дә тәме юк дип зарланалар. Ә бит кибет киштәләрендә икмәкнең дистәләрчә төре бар, җаның ниндиен тели. Бәлки ипи түгел, авыз бозылгандыр безнең?

Әби-бабайларыбыз ач килеш, үлән ашап, сугышта да җиңгәннәр, 7-8 бала да үстергәннәр, ат белән җир сөргәннәр, урак белән игенен иккәннәр... Хәзер мул ризыклы тормышта яшәсәк тә, кондиционерлы комбайнга кеше табалмыйлар, гектарлаган басуларда сортлы алабута үсеп ята.

Аллаһының сый-хөрмәтеннән авыз иткәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә дә өйрәнсәк иде. Нух пәйгабәр ризык ашаса да, су эчсә дә, «Аллаһка шөкер», диде. Киемен кисә дә, атына атланса да, Аллаһыга шөкер итте. Шуңа күрә Аллаһы аны «Рәхмәтле бәндәм», дип атады.

Ризык хәзерләүчеләребезгә дә рәхмәт әйтергә онытмыйк, пәйгамбәребез: «Кешеләргә рәхмәтсез булган, Аллаһка да рәхмәтсез булыр», диде.

Армый-талмый, безнең өчен ашап туймаслык ризык хәзерләүче якыннарыбызга, аш-су осталарына да рәхмәт яусын. Барчагызның ашлары тәмле булсын һәм өчтән берсе артып калсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X