Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ифтарлар быел да була

Елдагыча, күркәм гадәт буенча, Түбән Кама шәһәре һәм районнары мәчетләрендә күмәк ифтарлар узачак. Үзәк мәчеттә әзерлек эшләре күптән башланды.

Аллаһ йорты имамы Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, быел 700 кешегә дип исәпләнгән ифтарның бер көне 85 мең сум тора. Аңа пылау, аш, салат, җиләк-җимешләр, чәй янына тәм-томнар керә. Эконом-варианты 70 мең сумга төшәчәк. Аңа тәм-томнар, салатлар керми. Көннәр бик актив «сатып алына»: шәһәрдәшләр берләшеп түлиләр, хәллерәкләре яки аерым оешма бер көн бәясен үз өсләренә күтәрә.  
Салих хәзрәт быел тәравих намазларын алып барачак Коръән хафиз да билгеле диде. Әмма әлегә исемен әйтмәде.
Яңалык та бар. Мәчет эчендә, аскы катта ирләр өчен аерым аш бүлмәсе булдырылган. Җәен алар өчен ифтар урамда палаткада уздырылса, хәзер суык көннәр дә була. 
– Бүлмәгә ремонт шәһәрдәшләр акчасына ясалды. Эшләр бетте диярлек. Барлыгы 600 мең сумга төште. Дөрес, аның мәйданы палаткадан бераз кечерәк, шуңа күрә сыймаганнарга сыйныф бүлмәләре биреләчәк. Иң мөһиме: ирләребез җылыда булачак, – диде үзәк мәчет имамы. Беренче тәравих намазы 5 майда укыла.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев