Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Без дә динле халык

Безнең Түбән Чаллы авылы мәчетендә менә икенче ел инде дини укулар алып барыла. Аларны авылыбыз абыстае Фирая ханым Миңнебаева оештырып җибәрде. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә әбиләр, апалар мәчеткә җыелалар. Узган ел гарәп графикасы нигезендә Коръән укырга өйрәнгән булсалар, быел шуны ныгыталар, шәригать хөкемен өйрәнәләр, Фирая ханымның үтемле вәгазьләрен тыңлыйлар. Рамазан...

Безнең Түбән Чаллы авылы мәчетендә менә икенче ел инде дини укулар алып барыла. Аларны авылыбыз абыстае Фирая ханым Миңнебаева оештырып җибәрде. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә әбиләр, апалар мәчеткә җыелалар. Узган ел гарәп графикасы нигезендә Коръән укырга өйрәнгән булсалар, быел шуны ныгыталар, шәригать хөкемен өйрәнәләр, Фирая ханымның үтемле вәгазьләрен тыңлыйлар.

Рамазан аенда авыз ачтырулар, Корбан бәйрәме ашлары, хаҗияләр белән очрашу кебек дини мәҗлесләр үткәрү дә гадәткә әйләнеп бара.

Шундыйларның берсе - мәүлет аенда булып, анда пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы турында сөйләнелде, мөнәҗәтләр укылды.

Дини дәресләрдән укучы балалар да читтә калмый. Мөгаллимә Алсу Хөсәенова икенче елын инде аларга ислам дине кагыйдәләре буенча Коръән укырга өйрәтә. Әнә шул рәвешле, Аллаһы йортына барып, рухи азык алып яши авылым халкы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X