Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Башта эшлә, аннан тапшыр

“Аллаһыга тапшырдым” дигән сүзләрне еш әйтәбез, тик мәгънәсенә төшенәбезме? Гомумән, нәрсәгә әйтергә кирәк аларны? Бу хакта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазе:

– Бар шундый дога: «Бисмилләһи, тәүәккәлтү галәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә күәтә илләә билләәһ». Мәгънәсе – "Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр". Дөрестән дә, бу дөньяда Раббыбыздан башка, беркемдә дә мондый көч-куәт юк. Кеше “мин эшлим, мин булдырам, мин үзгәртәм”, дип хаталана. Ул нәрсә эшләсә дә, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән генә тормышка ашыра ала.

Адәм баласы нәрсә генә ниятләсә дә, Раббыбызга тапшырырга, бу доганы укып башкарырга тиеш. Ул ниятли, планлаштыра, эшли һәм тапшыра, ә тормышка ашу-ашмау – Аллаһыдан, тәкъдирдән. Бар нәрсә Аның хозурында. Кеше шуны аңларга тиеш.

Ләкин була шундыйлар: берни эшләми, кылмый гына Аллаһы Тәгаләгә тапшыра. Әлбәттә, бу дөрес түгел, башта тырышырга, көч сарыф итәргә кирәк.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер сәхабә белән мәчеткә дөядә килә. Сәхабә мәчеткә дөясен бәйләмичә кереп бара. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәсәлләм) аңа: “Ник дөяңне бәйләп куймыйсың?” – дип сорагач, сәхабә: “Мин Аллаһка тапшырдым”, – дип җавап бирә. Шуннан Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Син башта дөяңне бәйләп куй, аннары тапшыр”, – дигән.

Үзебездән торганны булдырырга, башкарырга, сәбәпне кылырга кирәк. Әйтик, “Аллаһка тапшырдым” дип башка да кимичә, урамга чыгучылар бар. Син башта башыңа ки, аннары тапшыр.

Бервакыт Гомәр Әл-Хаттаб разыйаллаһу ганһү (пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәсәлләм) сәхабәсе, патша) янына бер хатын килеп иреннән зарлана. Янәсе, ул берни эшләми, гаиләсен тәэмин итми, бар вакытын мәчеттә генә уздыра. Гомәр  разыйаллаһу ганһү мәчеткә килеп кергәч, бер туктамыйча намаз укучы ирне күрә. Ул адәм беразга тукталгач, патша аңа: “Син мәчеттә озак вакытны уздырасың. Ә гаиләң бармы? Аны кем ризыкландыра?” – дип дәшә. Ир: “Мин бит Аллаһыга тапшырдым”, – дип җавап бирә. Гомәр разыйаллаһу ганһү бик таләпчән һәм кырыс кеше була, шуңа күрә дә ул бу ирне мәчеттән куып чыгарып, сәүдә белән шөгыльләнергә, гаиләсен кайгыртырга, аннары инде Аллаһыга тапшырырга куша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев