Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Җаныбызны һәм тәнебезне әзерлик

Аллаһының рәхмәте белән, язның матур көннәре килде, карлар эреде, үлән күренә башлады, кошлар сайрый, кояш җылыта. Бөтен табигать яшел төскә бизәнә башлагач, тагын да матур-күңелле була. Яз-җәй яме сизелә. Шәгъбан аена кергәч, мөэмин-мөселманнарның йөрәкләрендә, калебләрендә дулкынлану башлана. Чөнки аннан соң изге ай – Рамазан ае килә. Һәм шул бәрәкәтле айга әзерләнү мөһим!

«Рамазан ае ничек үтәр?», «Гамәлләремне тиешенчә үти алырмынмы?» дигән уйлар һәммәбезне борчыйдыр! Сәхәбәләр элек «Аллаһүмнә бәәлигънә Рамазан!» дип, борчылып, дога кылган. Без дә сорыйк! Шәгъбан аенда Аллаһы Тәгаләгә күтәрелә торган гамәлләр бар. Шулар арасында көн саен кылына торган иртәнге белән төнге гамәлләр. Мөхәммәд пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм): «Сезгә чиратлап төнлә дә, көндез дә фәрештәләр төшә. Сезнең гамәлләрегезне тикшерергә, Аллаһка җиткерер өчен киләләр алар», – дигән. Шуңа күрә ул кич тә, иртә дә зикер-тәсбихта, догада булган. Атна саен дүшәмбе һам пәнҗешәмбе көннәрендә кылган гамәлләр дә Аллаһы Тәгаләгә җиткерелә. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) шул көннәрне уразада үткәргән. Ел саен Шәгъбан аенда кылган гамәлләребез турында Усама ибн Зейд Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм): «И Рәсүлуллаһ, Шәгъбан аенда  кебек тоткан уразаны, калган айларда мин күрмәдем», – дигән. Ән-Насаи хәдисләр җыентыгында да Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вә сәлләм): «Кешеләр ошбу Шәгъбан аена, ягъни Рәҗәп белән Рамазан айларының уртасында булган айга бик гафил. Әмма Шәгъбан аенда Аллаһы Тәгаләгә ел дәверендә кылынган гамәлләр күтәрелә. Гамәлләрем күтәрелгән чакта мин уразада булырга телим», – дип әйтүе күрсәтелә.
Бу айда кылган игелекле эшләрнең савабы артыр, биреләчәк зәкятләрне ияләренә тапшыру тотылачак Рамазан уразасына көч-куәт бирәчәк. Элек кылган гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк.
Кылынган гыйбадәтнең өч файдасы: 
1. Беркем дә ул гыйбадәтне кылмаганда, аны син кылсаң, ул яшеренрәк, димәк, ихласлырак була. Ә күп кеше кылганда, ул билгеле, ачык.
2. Үзең генә кылган гыйбадәт, әлбәттә, авыррак та, димәк савабы да күбрәк була.
3. Беркем дә ул гыйбадәтне кылмаганда, син аны кылсаң, димәк, син Аллаһы Тәгалә каршында башкалар өчен җаваплылыкны үз өстеңа аласың Бәлки, Аллаһы Тәгалә, синең гамәлең өчен бөтен кешене дә ярлыкар, коткарыр, баракәтен бирер.
Ошбу Шәгъбан аенда изгелектә булыйк, ураза тотып үзебезнең тәннәребезне һәм җаннарыбызны Рамазанга әзерлик.
Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.
Фотода: Салих хәзрәт Ибраһимов. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X