Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Адәм яктыра белем белән

Ислам динендә гыйлем алу бик зур урын алып тора. Гыйлем кешенең күңел күзен ача. Белемле булу кешене уйларга, фикерләргә этәрә. Башлангыч дини белемне өйдә алгач, укуымны Чаллы шәһәрендәге «Ак мәчет» мәдрәсәсендә дәвам итәргә уйладым. Шул исәп белән узган елның октябрь аенда мәдрәсәгә юл тоттым.

Минем кебек укырга теләүчеләр хәйран җыелды. Татарстаннан гына түгел, ут күршеләребез Башкортстан республикасыннан да белемгә сусап килүчеләр шактый күп булып чыкты.

Булачак укытучыбыз Мәрьям ханым һәркайсыбыз белән әңгәмә корып, белемебезне тикшерде. Әңгәмәне уңышлы үтеп, күбебез шәкерт булдык.

«Ак мәчет» мәдрәсәсе безне колач җәеп каршы алды дисәк тә була. Чөнки укырга, белеем өстәргә тырышучылар өчен монда бар шартлар, уңайлыклар тудырылган. Тугызынчы сыйныфны бетергән егетләргә шунда торып укуларын дәвам итәргә мөмкин. Алар 10-11 нче сыйныфта укулары белән бергә, дини белем дә алалар. Чаллылар һәм якын-тирә авыллар өчен кичке уку бүлеге, ә безнең кебек башка шәһәрләрдән килүчеләргә читтән торып уку бүлеге бар.

Шәкертләр өчен мәдрәсәнең үзендә матур, якты, җылы, заманча җиһазландырылган яшәр бүлмәләре бар, көнгә өч мәртәбә ашаталар. Ашату дигәннән, ашханә тәүлек буенча ачык, самавыр кайнап тора, кайчан телисең – шул вакытта чәйләп алырга була. Кыскасы, укыр өчен бар шартлар да тудырылган. Тагын шунысын да бик ошады, биредә ирләр һәм хатын-кызлар өчен сессияләр аерым вакытта була. Мәсәлән, башта ирләр укый, аннан соң хатын-кызлар килә. Укытучыларыбыз да күбрәк хатын-кыз мөгаллимәләр. Мөслимәләр өчен монысы да бик мөһим. Ир-атларга әйтергә кыенсындырган сораулар булырга мөмкин. Гөлназ, Мәрьям, Әминә остазларыбыз гыйлемле булулары белән беррәттән, кешелекле, ярдәмчелләр.

Мәдрәсәдә «Татарларда ислам тарихы» һәм «Татар мәгариф музее» эшли. Аларда шактый күп материаллар тупланган һәм аларны җыю эше дәвам итә.

Куркып кына укый башлаган идек, Аллаһ рәхмәте белән бер курс кып та чыктык. Дөрес, җиңелләрдән түгел, юкка гына татарлар «уку – энә белән кое казу» димәгәннәрдер. Тик кыенлыклар алдында каушап калмыйча, ахырга кадәр барып җитеп, (мәдәрәсәдә уку 4 ел) кулыбызга диплом алырбыз дип ышанып һәм өметләнеп калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев