Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Үзенчәлекле һәм уңайлы булачак

Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин «Ак каен» мәчете төзелеше барган мәйданчыкта күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, иҗтимагый совет башлыгы Хәмзә Баһманов, «Форум» архитектура-проект остаханәсе директоры Разыйф Латыйпов, мэр урынбасарлары, подрядчылар һәм төзүчеләр катнашты.
Салих хәзрәт шәһәр мэрына төзелеш барышы турында тәфсилләп сөйләде. Бу проект үзенең үзенчәлеге, актуальлеге, заманча булуы белән җәлеп итә. Бер ел элек кенә башланса да, төзелеш эшләре күп башкарылган: субайлар кагылган, фундамент салынган, икенче катка кадәр диварлар «үскән», намаз уку бүлмәсенең түбәсе ябылган.
Айдар Метшин күргәннәреннән канәгать калды, аннары машина кую урыннары, бинаның тышкы һәм эчке бизәлеше турында сорашты, финанслау чыганагы турында да сорашты.
– Гади түбәнкамалылар һәм предприятиеләр җитәкчеләре ярдәме белән, – дип аңлатты Һәмзә Баһманов.
Хәзерге вакытта түбәне төзү, бинаны герметиклаштыру, вентиляция системасы урнаштыру буенча эшләр дәвам итә.

Фото: Ф.Кадыйров

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев