Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Үзең яшәгән шәһәрне яратырга кирәк»

Мәгълүм булганча, 12 ел дәвамында шәһәребез һәм районыбыз мөхтәсибе вазифаларын башкарган һәм шул еллар эчендә районыбыз мөселманнары башында торган, мөселман дөньясының үзәгендә кайнаган, күп кенә матур башлангычларның сәбәпчесе булып, Түбән Кама тарихында күренекле урын алырлык шәхес Йосыф Дәүләтшинны тагын да югарырак һәм җаваплырак урынга - Казан шәһәренең Идел буе һәм...

Мәгълүм булганча, 12 ел дәвамында шәһәребез һәм районыбыз мөхтәсибе вазифаларын башкарган һәм шул еллар эчендә районыбыз мөселманнары башында торган, мөселман дөньясының үзәгендә кайнаган, күп кенә матур башлангычларның сәбәпчесе булып, Түбән Кама тарихында күренекле урын алырлык шәхес Йосыф Дәүләтшинны тагын да югарырак һәм җаваплырак урынга - Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтен җитәкләргә чакырып алдылар. Сүз дә юк, аның бу билгеләнүен әлегә кадәр куйган хезмәтләрен күрү һәм югары бәяләү дип кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта, дистә елдан артык җитәкче булган дин әһеленең шәһәребездән китүе түбәнкамалылар өчен бераз ямансу да. Эшен тапшырып, шәһәребездән китәр алдыннан, Йосыф Дәүләтшин белән очрашып, башкалага күчүенә карата үзенең уй-фикерләре, шәһәребездә яшәгән һәм эшләгән вакытта башкарган эшләре, түбәнкамалыларга теләкләре турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иткән идек.

- Күп еллар яшәгән, хезмәт куйган урынны алмаштыру җиңел түгел, билгеле. Монда барысы да күнегелгән, бергә иңнеиңгә куеп яшәгән, алга матур максатлар билгеләп, шуларга бергәләп ирешкән мөселман кардәшләремнән, гомумән, түбәнкамалылардан аерылу үземә дә җиңел түгел. Сүз дә юк, чакыргач, баштарак әллә бер ияләнгән урыннан китмәскәме, биредә генә яшәп калыргамы, дигән уйлар да килде. Соңыннан ризалаштым. Чөнки анда да шул эш белән шөгыльләнәчәкмен: динебезене, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны халкыбыз күңеленә сеңдерү - минем тормышымның, яшәвемнең төп мәгънәсе. Иншаллаһ, алга таба да бу эшне дәвам итәргә насыйп булсын. Башкалада бу ниятемне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күбрәк, әлбәттә.

Түбән Камадагы эшчәнлегемә килгәндә, чыннан да, 12 ел дәвамында башкарылган эшләр шактый. Бу кыска гына эңгәмәдә аларның һәрбесен җентекләп аңлатып бетереп булмый. Мин шуларның үзем мөһим дип уйлаган берсенә генә тукталасым килә. Җәмгыятьтә һәрнәрсә эзлекле, максатчан алып барылганда гына уңышка ирешүгә ышаныч зур була. Түбән Камада дин үсеше дә билгеле бер тәртиптә, баскычлап алып барылды. Миңа кадәр имам-хатыйб булган Рамил Юныска, мәсәлән, бу эшнең күбрәк мәчетләр төзелеше һәм шәһәрдә, районда аның абруен үстерү ягы туры килгән иде. Мин, үз чиратымда, аның эшен дәвам иттем, шул ук вакыта мәчетләрдә, мәхәлләләрдә белемле дин әһелләре туплауга игътибар бирдем. Мәчетне салу - озак эш, ә аның мәхәлләсен төзү тагын да озаграк. Икенче төрле әйткәндә, кадрлар мәсьәләсе - ягъни халыкка хезмәт итәрдәй коллектив төзү кирәк иде. Моңа үзебездә булган дин кешеләренең белемнәрен күтәрү яки тиешле белемнәре һәм оештыру осталыклары булган кешеләрне читтән җәлеп итү юлы белән ирештек. Бу - күп еллар дәвамында озаклап башкарыла торган бик җаваплы эш. Хәзрәтләрнең, имамнарның эшчәнлеге динебезнең дәрәҗәсен генә күтәреп калмый, мөселманнар арасында мөнәсәбәтләрне тотрыклы итә, кешеләрне иманга китерүдә этәргеч бирә, аларның Аллаһка ышанычын ныгыта, яшьләребезне инсафлы итеп тәрбияләүгә ярдәм итә. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә районыбыздагы 20дән артык мәхәлләдә, Аллага шөкер, көчле кешеләр бар, мәчетләребезгә белемле имамнар килде, шактые яшьләр. Аларның һәрберсен үз урыннарына лаеклы, дип уйлыйм. Диния нәзарәтенә рәхмәт: яңа кадрларга грантлар бирүне оештырды.

Түбәнкамалыларга теләгем нинди соң? Беренче чиратта, үзең торган урынны, яшәгән шәһәреңне, анда яшәүче кешеләрне яратырга, аларга хезмәт итәргә, ирешелгәннәрне сакларга кирәк. Һәм, әлбәттә, шәһәребезне үстерүгә һәркем үзеннән мөм-кин булганча өлеш кертергә тиеш.

Әңгәмәдәш - Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев