Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Җәйге ялыбыз күңелле һәм файдалы»

«Нур» мәчетендә кызлар өчен дини лагерь оештырылды.

6-13 яшьлек 24 кыз өчен быелгы смена үзгә булды. Мөселман балалары өчен дини дәресләрдән тыш, инглиз телен өйрәнү буенча дәресләр дә узды. Аларны Физәлия Ганиева ханым алып барды. Телне өйрәнә башламаган балалар чит тел белән таныштылар, беренче сүзләрне, җөмләләрне үзләштерделәр, ә күпмедер белемнәре булганнар өстәмә мәгълүмат алды.
Иртәнге гимнастика, дәресләр инглиз һәм гарәп телендә барды. Дини дәресләрне Эльмира ханым Вафина үткәрде. Кызлар сурәләр ятлап, тәрбияви белем дә алдылар. Алар шулай ук тәмле ашлар әзерләргә өйрәнделәр, апалары белән саф һавада уйнадылар, осталык дәресләрендә яңа күнекмәләр үзләштерделәр: курчаклар тегәргә, рәсем ясарга өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр балаларны «Туган як» редакциясенә дә алып килделәр. Кызларга газета чыгару үзенчлекләре турында – мөхәррир Фәрит Имамов; тапшырулар, яңалыклар төшерү турында милли бүлек мөхәррире Гөлия Нигъмәтуллина сөйләде. Бер сәгатькә якын барган очрашудан балалар күп кенә файдалы мәгълүмат алды, өстәвенә үзләре белән газеталар да алып киттеләр.
Бер атна шулай сизелми дә узып китте. Соңгы көнне исә тәрбияче апалар Сабантуй оештырып, кызларны тәм-томнар белән сыйладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Лилия Заһретдинова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X