Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Яңа мәчеткә ярымай урнаштырылды

Биек манара... Ярымайны урнаштыручыны күтәргән кран... Кап-кара болытны камчылаучы яшен чыбыркысы... Яңгыр ташкыны аша айга багучы халык... Юк, бу - рәссам картинасы да, нинди дә дә булса әсәрнең башлам өлеше дә түгел. Менделеев һәм Гагарин урамнары чатында төзелә торган яңа мәчеттәге тантананы читтән карап, әнә шулайрак күзалларга булыр иде. Узган...

Биек манара... Ярымайны урнаштыручыны күтәргән кран... Кап-кара болытны камчылаучы яшен чыбыркысы... Яңгыр ташкыны аша айга багучы халык... Юк, бу - рәссам картинасы да, нинди дә дә булса әсәрнең башлам өлеше дә түгел. Менделеев һәм Гагарин урамнары чатында төзелә торган яңа мәчеттәге тантананы читтән карап, әнә шулайрак күзалларга булыр иде.
Узган җомгада шәһәребезнең 3нче мәхәллә мәчете манарасына ярымай кую тантанасы, чыннан да, коеп яуган яңгыр астында үтте. Кулчатырлар ышыгына сыенган әби-апаларның «яңгыр яуганда кылган дога тагын да хәерлерәк була әле ул», дип, бер-берсе белән сүз алышулары ишетелде. Тантанада татарның Рафис Мостафин кебек милли җанлы эшмәкәрләрен һәм депутатларны, Зирәк Шиһапов җитәкчелегендәге аксакалларны, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма рәисе Рөстәм Ганиевне, шагыйрьләрне һ.б. күрергә була иде. Тантананы алып баручы Габделкәрим Моратовны халык зур игътибар белән тыңласа, тәкбир әйтүче Кираметдин хаҗига күмәк рәвештә барысы да кушылды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановның тантанада катнашуы исә җирле җитәкчелекнең мөселманнарга хөрмәте буларак кабул ителде. Альфред әфәнде бу яңа мәчетнең дә халкыбызның борынгыдан килгән йолаларын саклап, әдәп-әхлагын турылауда, төрле милләт һәм дин кешеләре арасында татулык булдыруда үзеннән лаеклы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.
Шәһәр үзәк мәчете имамы, Түбән Кама районы мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшинның чыгышын халык Аллаһының иминлек йорты булган шушы яңа мәчетне тизрәк төзеп бетерүнең һәркем өчен намус эше булырга тиешлегенә ишарә дип кабул итте.
Бу мәчет имамы Рөстәм Идиятуллинның икенче елын инде ураза аенда ифтарларны биредә уздыруларын телгә алуын да әйтик.
Тантанадан соң ук, дин әһелләре, эшмәкәрләр һ.б. җыелышып, 3нче мәхәллә мәчете төзелешен тизләтүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X