Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Уйлан, кеше

шигырь

Йөрәгемнең иң түрендә Аллаһ сүзе,
Нигъмәтләрен биреп тора Аллаһ Үзе.
Тормыш юлымны яктырта изге Коръән,
Һәр аятьтә – җанга якын моңлы аһәң.


Һәр көн саен кулларыма Коръән алам,
Нинди хикмәт, тирән мәгънә – хәйран калам.
Күзләремнән аккан яшем – шатлык яше,
Ничек яши аңламыйча моны кеше?!


Ничек яши уйламыйча Аллаһ сүзен,
Нинди пәрдә томалаган аның күзен?
Колаклары ник ишетми бу хаклыкны,
Йөрәкләре ничек сизми бу пакьлекне?


Бөек Аллаһ һәр кешегә җанны өргән,
Ак-караны аерырга акыл биргән.
Өч сорауны бир үзеңә һаман-һаман:
«Каян килдем? Нигә яшим? Кая барам?»


Соравыңа җавап булыр шул Коръәндә
(Башка җирдән эзләмә син, өметләнмә).
Бөек Аллаһ безгә язган иң хак сүзләр –
Тик Коръәндә, тик Коръәндә, тик Коръәндә.
Роза Кашапова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X