Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Уразага керергә ике көн калды

23 апрельдә беренче тәравих намазы укылачак, ә 24 апрельдә уразага керәчәкбез.

Бу хакта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов хәбәр итте. Соңгы тәравих намазы – 22 майда, соңгы ураза көне – 23 майда, 24 майда Ураза бәйрәме булачак.
Салих хәзрәт Рамазан аенда күбрәк Коръән укырга, зикер әйтергә чакырды. Мөхтәсибәтнең Инстаграмм челтәрендә ифтарга ярты сәгать кала мәчет хәзрәтләре тарафыннан дини дәресләр дә алып барылыр.
Фитр сәдакасына килгәндә, быел аның күләме 100 сумнан 600 сумга кадәр билгеләнгән. Авыру сәбәпле ураза тота алмаучылар һәм аны кайтару мөмкинлеге булмаганнар өчен һәр көн өчен фидия билгеләнгән. Быел ул 200 сум тәшкил итә.
«Мәчетләребез бикле булса да, калебләр ачык булсын: өйдә гаилә белән сәхәр ашыйк, кояш баткач, авыз ачыйк, азан әйтеп, камәт төшереп, балалар да, олылар да бергәләп тәравих намазлары укыйк. Аллаһы Тәгалә безгә иман, һидаять, сабырлык бирсә, бер-беребезне аңлап, юл биреп, булышып яшәргә насыйп итсә иде», – дип, теләкләрен җиткерде Салих хәзрәт.

Фото muhtasibatnk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев