Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Укулар бетсә дә, белемгә тартылу сүрелми

Түбән Кама үзәк мәчетендә кичке укулар тәмамланды. Шул ук көнне өйлә намазыннан соң чыгарылыш курс укучыларына, ягъни өч ел дәвамында дини дәресләргә йөргән 140 кешегә шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Шәкертләрне котларга мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, кичке укулар бүлеге мөдире Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, мөгаллимнәр коллективы килгән иде. Алар укучыларны хәерле нәсыйхәтләре, файдалы...

Түбән Кама үзәк мәчетендә кичке укулар тәмамланды. Шул ук көнне өйлә намазыннан соң чыгарылыш курс укучыларына, ягъни өч ел дәвамында дини дәресләргә йөргән 140 кешегә шаһәдәтнамәләр тапшырылды.

Шәкертләрне котларга мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, кичке укулар бүлеге мөдире Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, мөгаллимнәр коллективы килгән иде. Алар укучыларны хәерле нәсыйхәтләре, файдалы киңәшләре белән озатты. Хәер, бу аерылышу озакка булмаска тиеш. Чөнки шәкертләрнең күбесе укуларын дәвам итәргә әзер, аларда дәгъват кылырга өйрәнү, дини мәҗлесләрдә, әйтик, җеназада катнашу теләге көчле. Мисал өчен, былтыр укып бетерүчеләр дә мәчеткә йөрүне ташламады - гарәп телен ныгытты, Коръәнне укуларын камилләштерде.
Гомумән, бүген дини курсларда 550 хатын-кыз һәм 170 ир-ат белем ала. Нишлисең, мәчеткә йөрүче ирләр саны һәрвакыт чагыштырмача әзрәк була. Быел кичке укуларны тәмамлаучы 140 кешенең дә 30ы гына ир җенесеннән. Дөрес, һәр якшәмбе дәрескә йөрүче 15 яшькәчә егермеләп малай һәм кырыклап кыз бар әле. Ярты ел элек 15-18 яшьлек егетләр өчен укулар оештырылган иде. Алар барысы да ислам дине нигезләрен, гыйбәдәт ысулларын, әдәп-әхлак һәм Коръән дәресләрен, пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлын өйрәнә. Укыту Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән программалар нигезендә алып барыла. Шәкертләр белән 38 мөгаллим эшли.
Теләге булган һәр түбәнкамалы кичке укуларга йөри ала. Үзең өчен уңайлы вакытны сайлап алу мөмкинлеге бар. Дәресләргә иртәнге сәгатьтә дә, кичен дә килергә була. Киләсе уку елы беренче октябрьдән башланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев