Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Тырышырга кирәк

«Ковер» үзәгендә үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов яшьләр белән очрашты. - Яшьләргә хәзер үк һәм күп кирәк. Күп кирәккәч, алыгыз. Җаваплылыкны үз өстегезгә алыгыз, әти-әниләрегезгә ярдәм итәргә омтылыгыз. Бәхетле булыр өчен, нәрсәгә дә булса ирешер өчен, башта хезмәт куярга кирәк, - диде хәзрәт. Хәзрәтнең бу сүзләре күп кешене уйланырга...

«Ковер» үзәгендә үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов яшьләр белән очрашты.
- Яшьләргә хәзер үк һәм күп кирәк. Күп кирәккәч, алыгыз. Җаваплылыкны үз өстегезгә алыгыз, әти-әниләрегезгә ярдәм итәргә омтылыгыз. Бәхетле булыр өчен, нәрсәгә дә булса ирешер өчен, башта хезмәт куярга кирәк, - диде хәзрәт.
Хәзрәтнең бу сүзләре күп кешене уйланырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәле хезмәт үрнәге итеп, ул «Нефтехимик» хоккейчыларын мисалга китерде. Салих хәзрәт әйтүенчә, уңышка ирешү өчен алар аруталуны белмичә көн саен шөгыльләнәләр. Көрәшчеләргә дә җиңәр өчен башта күпме җиңелергә туры килә. Әмма алар бирешмиләр. Түбән-камалылар да шәһәребез чәчәк атсын өчен тырышып хезмәт куя. Без җылы квартирларда яшибез, кияргә кием, ашарга ризык бар. Аллага шөкер!
Әлеге сөйләшү бер сәгать дәвам итте. Хәзрәт белем алырга чакырды, һөнәреңне, телеңне, мәдәниятеңне, динеңне белү мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук егетләргә һәм кызларга Түбән Кама үзәк мәчете яшьләре тормышы турында фильм күрсәтелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X