Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбәнкамалылар – өченче урында

Ел саен Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. туган айда – мәүлид аенда төрле чаралар уза. Түбән Кама үзәк мәчетендә дә викторина үткәрелде.

Республикакүләм бәйгедә Сарман, Мөслим, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән биш команда катнашты. Сораулар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлына кагылышлы иде. Катнашучылар зур экранда күрсәтелгән сорауларны сайлап, бер минуттан соң җавап бирергә тиеш. Җавап дөрес булмаса, җәза бирелә: чүгәләү күнегүләрен ясарга кирәк була. Беренче урынга Мөслим командасы лаек булды. Көмеш – сарманлыларда. Түбәнкамалылар – өченче урында. Чара тәмамлангач, катнашучылар кайнар пылау белән сыйландылар.
Фәнис КАДЫЙРОВ, Түбән Кама үзәк мәчете матбугат хезмәте.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев