Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбән Кама авылларында ифтарлар

Татарстанның иң матур мәчетләреннән берсе Шәңгәлче авылындадыр, мөгаен. Ләкин мәчетне мозаикалар һәм кыйммәтле келәмнәр генә бизәми, аның тату һәм зур эшләр башкарырга сәләтле коллективы да бар.

Мәчеткә йөрүче Шәңгәлче авылы кешеләре изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мөмкин кадәр күбрәк яхшы гамәлләр кылырга тырышалар. Ифтарлар үткәрү көннәре алдан ук билгеләнгән. Азык-төлек китерү, аларны табынга әзерләү һәм җыештыру өчен аерым җаваплы кешеләре бар. Шуңа күрә ифтарларга күп кеше катнашып, бик оешкан төстә уза.
Янәшәдәге Ташлык авылы Шәңгәлчегә караганда кечерәк, мәчете дә бәләкәй. Шуңа да карамастан, анда яшәүчеләр дә ифтар мәҗлесләрен оешкан төстә уздыралар. Теләге булган һәркем авыз ачарга ризык әзерли, өстәлләргә урнаштыра, соңыннан җыештыруда катнаша.
Борок авылында яңа мәчет булгач, әлегә мондый чараларны уздыру тәҗрибәсе зур түгел. Шулай да бу Рамазан аенда яңа мәчеттә беренче мәртәбә күмәк ифтар уздырылды. 
Кама Аланы поселогында да, гомумән, райондагы мәчетләре булган һәм булмаган башка татар авылларында да кешеләр ураза тота, Коръән укый, намаз укый һәм авыз ача. Шулай итеп, авылларда яшәүчеләр мәчет тормышында актив катнашалар, үзләре кылган изге гамәлләр өчен Алаһы Тәгалә әҗер-савапларын да юмарт бирер, дигән фикердә алар.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев