Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Соңгы юлга – «Ихсан» аша

«Күршемнең туганы дәваханәдә үлде. Моргта юганнар дип, үлекне кабат юмадылар, зиратка алып киттеләр. Мәчет ишегалдында мөселманча юа торган бина бар икән. Әмма анда юган өчен дистәләрчә сум акча алалар дигәннәр күршемә. Бу дөресме? Ачыклап язсагыз иде. Сәвия апагыз». Газета укучы соравына «Ихсан» үзәге җитәкчесе Рафикъ ЗЫЯТДИНОВ җавап бирә: Вафат булган...

«Күршемнең туганы дәваханәдә үлде. Моргта юганнар дип, үлекне кабат юмадылар, зиратка алып киттеләр. Мәчет ишегалдында мөселманча юа торган бина бар икән. Әмма анда юган өчен дистәләрчә сум акча алалар дигәннәр күршемә. Бу дөресме? Ачыклап язсагыз иде.
Сәвия апагыз».
Газета укучы соравына «Ихсан» үзәге җитәкчесе Рафикъ ЗЫЯТДИНОВ җавап бирә:
Вафат булган якыныңны җиренә җиткереп, тиешенчә мәңгелеккә озату - һәр-кайсыбызның бурычы. Сүз дә юк, исәннәр өчен якын кешесен җир куенына илтеп салу бик тә авыр. Өстәвенә, үлем-китем каршында кеше югалып калучан. Менә шундый чакта безнең шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихсан» үзәге сезгә якыныгызны шәригать буенча тиешле йолаларны үтәп соңгы юлга озатыша да инде.
Үлгән кеше гәүдәсен юучыларның ир-атлары да, хатын-кызлары да - бу эштә зур тәҗрибәгә ия һәм дини гыйлемле мөселманнар. Бу йола ислам кануннарына нигезләнеп башкарыла.
«Ихсан» үзәгенә үз транспортыгыз белән алып килгән очракта, вафат булган кешенең гәүдәсен шәригатьчә юып-әзерләп, кәфенләп, җеназа намазы укып, җирләү өчен үзегезгә тапшыру - 5000 сум. Бу суммага кәфенлек тә, үлгән кеше гәүдәсен юу өчен киткән чыгым һәм юучылар хезмәте дә керә! Өстәп бер тиен дә түләргә тиеш булмыйсыз.
Әгәр дә инде үлгән якыныгызның гәүдәсен йөртү өчен транспортыгыз юк икән, ул чагында, «Ихсан» үзәгенең шул максатка махсус көйләнгән «Мерседес» микроавтобусына заказ бирергә була. Бу «Мерседес»та йортыгыздан яки дәваханәдән «Ихсан»га алып килеп, юганнан соң шәһәр зиратына алып бару 2000 сумга төшә. Моргтан башта йортыгызга алып кайтып, шунда юганнан соң шәһәр зиратына илтү - 2300 сум. Өегездән яки «Ихсан»нан шәһәр зиратына илтү - 1200 сум. Зиратка илткәч, «Мерседес»ның көтеп торуын теләсәгез, сәгатенә 600 сум түләргә туры киләчәк. Вафат булган кеше гәүдәсен, җирләү өчен, Түбән Камадан башка шәһәргә, районга, авылга илткән очракта, бер километрына 20 сум исәбеннән акча түләнә. Ә инде «Ихсан»дагы суыту бүлмәсендә калдырып торырга кирәк булса, тәүлеге - 1000 сум.
«Ихсан» үзәге ялларсыз, бәйрәмнәрсез, һәркөнне иртәнге җидедән көндезге сәгать икегә кадәр эшли. Хәбәрләшү өчен телефоннар : 8-927-412-48-99, 8-919-644-00-87 (Рафикъ), 8-953-999-70-74 (администратор Илгиз), 8-919-697-30-38 (Габдулла хәзрәт).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев