Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Сәламләшү әдәбе

Мөселман бала тәрбияле булып, Аллаһ Тәгалә яратканны гына эшли һәм башка мөселманнар белән очрашканда: «Әссәләмү галәйкүм!» - дип әйтергә тиеш, ә синең белән шулай исәнләшсәләр: «Үә галәйкүм әссәлам», - дип җавап кайтарырга кирәк. Сәлам бирү тәртибе: - басып торган, яисә барган кеше утырган кешегә сәлам бирә; - аз кеше күп...

Мөселман бала тәрбияле булып, Аллаһ Тәгалә яратканны гына эшли һәм башка мөселманнар белән очрашканда: «Әссәләмү галәйкүм!» - дип әйтергә тиеш, ә синең белән шулай исәнләшсәләр: «Үә галәйкүм әссәлам», - дип җавап кайтарырга кирәк.
Сәлам бирү тәртибе:
- басып торган, яисә барган кеше утырган кешегә сәлам бирә;
- аз кеше күп кешегә сәлам бирә;
- яшьрәкләр олыракларга сәлам бирә.
Әгәр дә синең белән: «Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтуһ», -
дип исәнләшсәләр, син: «Үә галәйкүм әссәлам үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтуһ», - дип җавап бирергә тиеш. Әгәр дә сәлам бирүчеләр бер-берсенә кулларын биреп күрешсәләр, пәйгамбәребез Мөхәммәд сг.в. әйткәнчә, аларның гөнаһлары агачлардан яфраклар коелган кебек коела.
Сәламләшү - иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, мәктәптә, бакчада, юлда - кайда гына булмасын, бер мөселман икенче мөселман кардәшебез белән очрашканда, аңа сәлам бирү - безнең бурычыбыз.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйткәнчә, сүзне башлаганда сәлам бирмәгән кешенең соравына җавап та бирергә кирәкми. Ә синең белән исәнләшкән кешегә җавап кайтармау - гөнаһ! Тагын пәйгамбәребез Мөхәммәд, с.г.в., сәхәбәләрдән болай дип сораган:
- Бер-берегезгә карата мәхәббәтегез артсын өчен ни эшлисен әйтимме сезгә?
- Әлбәттә, әйт, я Аллаһның илчесе, - дигәннәр алар.
Шунда пәйгамбәребез с.г.в. әйткән:
- Бер-берегез арасында сәлам таратыгыз!
Ягъни, пәйгамбәребез с.г.в., бер-беребезгә карата ярату булсын өчен: «Әссәләмү галәйкүм!» - дип исәнләшергә кирәклеге турында әйткән.
Димәк, динебездә сәлам бирү бик зур әһәмияткә ия һәм моны җиңел нәрсәләрдән санап калдыру һич кенә дә ярамас.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев