Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Шигыръләр

Шөкер итик

Иксез-чиксез нигъмәтләрне
Кем сиңа биреп тора?
Күз, колак, акыл нигъмәтен
Үзең булдырып кара. 

Мин,  дисең, үзем булдырам,
Мин үзем табам, дисең.
Бөтенесен Раббың бирә –
Аңларга теләмисең.

Рәхәтләнеп кулланасың
Һава, су, ризыкларны.
Вакытны да Аллаһ бирде,
Изгелеккә бүл аны.

Шөкер ит биргәннәренә,
Рәхмәт әйтеп, сәҗдә кыл.
Байлыгыңнан садака бир,
Игелекле бәндә бул.

Байлык җыйма көне-төне,
Булганына шөкер ит.
Калдырып китеп башкага,
Син җавап бирәсе бит.

Шөкер ул – тел белән әйтеп,
Изге гамәлләр кылу.
Бөтен тән әгъзаларыңны
Дөрес юлда куллану.
 
Ялкаулыктан тәүбә итеп,
Файдалы гыйлем тупла.
Аллаһ каршына кайтачак
Бар эшләрең, онытма!

Хәерле гамәлләр кылсаң,
Әҗер-саваплар булыр.
Барысы бергә җыелышып, 
Җәннәттә каршы алыр.

Мәчеткә кил!
Аллаһ гыйлеменең чикләре юк,
Аңа охшаш зат юк Галәмдә.
Исеме дә, сыйфаты да үзгә,
Аерыла Аның гамәл дә.

Гыйлем алу фарыз мөселманга,
Аллаһның ярдәме бик кирәк.
Җәннәткә керүчеләр өчен генә
Аның йөзен күрү – зур бүләк.

Аллаһ – Тере, йокы алмый Аны,
Зәгыйфьлек юк Аның затында.
Мәчет ишекләре һәрчак ачык,
Гыйлем ал син Раббым Хакында.

«Укы!» – дип Аллаһ әмер итте,
Син һаман да дөнья куасың.
Өйрәнмисең, белми каласың бит
Үлгәннән соң нәрсә буласын. 

Дөнья байлыгыннан кадерлерәк,
Кыйммәтлерәк Ислам гыйлеме.
Изгелекләр эшләп яшәгәндә,
Арта гына җәннәт кереме.

Белүчеләр белән белмәүчеләр
Беркайчан да тигез булалмый.
Гөнаһлардан белеп сакланучы
Җәһәннәм утында һич янмый.

Кил мәчеткә соңга калганчы,
Коръән укы аңлап, тырышып.
Җаның тынычланып,
                               рәхәтләнер,
Бәрәкәтле булыр тормышың.

Мәрхүм булган әби-бабайларның
Дога белән җаны шатланыр.
Кил мәчеткә, Аллаһ гыйлемен ал,
Бәхетле көннәрең башланыр. 
Роза КАШАПОВА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X