Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

РАМАЗАН – изгелекләр кылу ае

13 апрельдә бар мөселман дөньясы, шул исәптән түбәнкамалылар да, уразага керде.

Ураза – көнозын ашамыйча тору гына түгел, кеше рухи яктан чистарынырга, гөнаһлардан арынырга, күбрәк изге Коръәнне укырга тырышырга тиеш.

12 апрельдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылды. Быел Коръәнне укырга шәһәребезнең коръәнхафизын Хәлил хәзрәт Хәбибрахмановны чакырганнар.

Күркәм гадәт буенча, үз Инстаграм аккаунтларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да мөселманнарны Рамазан аена керү белән котлады. 

Мәчетләргә ифтарларга, тәравих намазларына йөзләрчә дин кардәшебез йөри. Алай да, быел барыбызга да мәгълүм булган сәбәпләр аркасында, анда 18 яшькә җитмәгән һәм 65 яшьтән узганнарга килмәскә киңәш иткәннәр. Өлкәннәргә ифтарларга өйләренә үк китереп бирәләр.

– Булганына шөкер итик, шулай ук эпидемилогик кагыйдәләрне үтәүне онытмыйк, динебез кушканча, тәртипле булыйк, – дип өндәде Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов беренче тәравих намазы вакытында.

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле ураза тота алмаучылар фидия сәдакасын түли. Бер көнгә ул 200 сум тәшкил итә. Рамазан ае ахырында фитыр сәдакасы түләнә. Ул быел гаиләдәге һәр кешедән 100 сум күләмендә.

Рамазан ае 13 майда Ураза бәйрәм белән тәмамланачак.

Фото: Фәнис Кадыйров

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев