Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Пәйгамбәр тормышын өйрәнсәң...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә - ир балалар, ә «Ихлас» үзәгендә кыз балалар өчен «Кем синең пәйгамбәрең?» дигән исем астында бәйге уздырылды. Өч ел рәттән оештырылган бу бәйгедә балалар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә (7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр) бүленеп, үз белемнәрен сынадылар. Кызларны үзенә җыйган «Ихлас» үзәгенең махсус бүлмәсе бәйрәмчә...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә - ир балалар, ә «Ихлас» үзәгендә кыз балалар өчен «Кем синең пәйгамбәрең?» дигән исем астында бәйге уздырылды. Өч ел рәттән оештырылган бу бәйгедә балалар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә (7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр) бүленеп, үз белемнәрен сынадылар.
Кызларны үзенә җыйган «Ихлас» үзәгенең махсус бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән, жюри янәшәсендәге өстәлгә билетлар таратып салынган, мөгаллимәләре һәм, шулай ук, әниләре белән бергәләп, кызлар ярыш башланачак мизгелләрне дулкынланып көтәләр иде.
«Ихлас» үзәге директоры Әлфия Әхмәтҗанова һәм, шулай ук, шәһәр үзәк мәчетенең әхлакый тәрбия-гыйлем буенча җитәкче ярдәмчесе Алсу Гәрәева ярышны ачу тантанасында ясаган чыгышларында бу конкурсның бездә күркәм бер гадәткә әйләнүен искәртеп, анда катнашачак кызларга уңышлар теләделәр.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш сәхифәләренә кагылышлы ярыш М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә белем алучы 9 яшьлек Зәйнәп Хәйретдинованың Коръән укуы белән башланып китте.
Конкурсантлар егерме биштән артыграк булып, барысы да бик җентекләп әзерләнгәннәр. Тәҗрибәле мөгаллимәләр Нурзия Хәйруллина, Галия Сафина һәм Роза Нургалиевадан торган жюрига, хәтта, беренче урынны кызларның кайсысына бирергә белмичә аптырап калырга да туры килде. Ахыр чиктә, элеккеләрдән калган гадәт буенча, «Аллаһы Үзе хәл итсен» дип, җиңүчене жирәбә юлы белән ачыкларга булдылар.
Җиңүчеләргә килгәндә, 7-9 яшьлекләр арасыннан беренче урынны -Айсылу Сираҗиева; 10-12 яшьлекләрдән - Сельма Аллун; 13-15 яшьлек кызлардан Айшә Зыятдинова алды.
Нәкъ шул ук сәгатьләрдә шәһәр үзәк мәчетендә дә ир балалар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына кагылышлы бәйге узды.
Нәтиҗәдә, 7-9 яшьлек малайлар арасыннан беренче урынны - Йосыф Ярмөхәммәтов, 10-12 яшьлекләр ярышында - Нурислам Сираҗиев, 13-15 яшьлек үсмерләр ярышында Хәсән Латыйпов яулады.
Тамаша кылучылар да викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә тапшырылган дипломнар, бүләкләр һәм мул чәй табыны кәефләрне күтәреп, гыйлем бәйгесен олы бәйрәмгә әйләндерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев