Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мөселман дөньясы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетенә әзерләнә

Ул быел 20 июльгә туры килә.

Шәһәр үзәк мәчетендә бәйрәм вәгазе иртәнге дүртенче яртыда башлана. Бәйрәмдә катнашырга теләге булганнар иртәнге сәгать 3тән килеп, мәчет ишегалдында үзенә уңайлы урын сайлый ала. Һәркемнең битлеге һәм намазлыгы булу мәҗбүри. Гает намазы – иртәнге сәгать 4 тә укыла.

Быел, коронавирустан саклану максатыннан, мәчет территориясендә корбанлык мал сатмыйлар. Ә корбан чалдырырга теләүчеләр мәчеттә гариза язып калдыра ала. Сезгә корбанга чалынган малны СанПиН таләпләрен үтәп, аерым урыннарда чалачаклар һәм китереп тә бирәчәкләр. Гаризаларны 8986914014 телефоны буенча кабул итәләр.

Корбан өч көн дәвамында чалына, ит өч өлешкә бүленә: бер өлеше – мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, социаль оешмаларга; икенчесе – туганнарга, күршеләргә якыннарга, өченче өлеше өйдә пешерергә калдырыла.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев