Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

"Өмет" почтасына

Сокланалар Йомышы төшеп, Башкортстаннан килгән туганыбыз Гөлимә, вакытны бушка уздырмыйм дип, шәһәребездәге үзәк мәчеткә юл тота. Ул да, Аллаһыга шөкер, ислам кануннары буенча яшәргә омтыла: биш вакыт намазын укый, уразасын да калдырмаска тырыша. Соңгы вакытта Коръән серләрен үзләштерергә ниятләде. Кечкенә авылда яшәгәнлектән, бездәге кебек рәхәтлек, иркенлек юк. Шуңа күрә ул...

Сокланалар
Йомышы төшеп, Башкортстаннан килгән туганыбыз Гөлимә, вакытны бушка уздырмыйм дип, шәһәребездәге үзәк мәчеткә юл тота. Ул да, Аллаһыга шөкер, ислам кануннары буенча яшәргә омтыла: биш вакыт намазын укый, уразасын да калдырмаска тырыша. Соңгы вакытта Коръән серләрен үзләштерергә ниятләде. Кечкенә авылда яшәгәнлектән, бездәге кебек рәхәтлек, иркенлек юк. Шуңа күрә ул мәчеттән кайтып та кермәде диярлек, хәтта, дәресләргә дә кереп утырды. Киткәндә, шатлыгын яшерә алмады:
- Мин үземне Мәккәдә йөргәндәй хис иттем. Мондый хозурлыкны күргәнем юк иде. Аллаһының рәхмәте булсын мәчеттә гыйлем бирүче Алсу белән Наилә ханымнарга. Аз гына вакыт эчендә дә, алар миңа үзләренең ярдәм кулларын суздылар, дини гыйлемемне арттырырга ярдәмлек булырдай китаплар бүләк иттеләр. Түбән Кама мәчете мөгаллимнәренең һәрберсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Аларның шундый киң күңелле, ярдәмчел булуларына чын күңелдән сөендем.
Аллаһыга мең-мең шөкер, горурланырлык эшләребез, үрнәк итеп күрсәтерлек кешеләребез күп безнең. Гыйлем алырга теләп мәчет ишеген ачып кергән һәрбер кешегә дин-ислам нигезләрен гади итеп аңлатучы, Коръән серләренә төшенергә булышучы мөгаллимәләребез дә җитәрлек.
Узган уку елында шәһәребез мәчетенә укырга шактый кеше җыелдык - яшь аермасы буенча өч төркемгә бүлделәр. Бик аз вакытта саллы гына гыйлем алу насыйп булды.
Анда мөгаллимәләр, кем әйтмешли, әлифне таяк дип тә белмәүчеләргә намазга басу белән беррәттән, Коръән серләрен үзләштерергә, авазларны дөрес итеп әйтергә һ.б. өйрәттеләр. Роза Латыйпова, Айгөл Җәмилова, Наилә Фатыйхованың тырышлыгы нәтиҗәсендә, бик күп догалар өйрәнеп, тиешле зачетларны бирдек.
Ә менә Коръән гыйлеменә өйрәтүче тынгысыз Нурзия Хәйруллина каникулда да дәресләр бирүен дәвам итә. Җәй эссе булса да, аның дәресләренә йөрүчеләр күп. Үзенең вакытын кызганмыйча, бушлай эшләүче мөгаллимәгә Аллаһының рәхмәтләре булсын.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
 
Яшәү ямен татып
Коръән укып таңны көтәм,
Балкып кояш чыга иртән,
Тәсбих әйтә күкләр-җирләр,
Сыйпап уза йомшак җилләр.
Кошлар оча һаваларда,
Аллаһны зурлый алар да -
Яшәү яме болар бар да.
 
Сагышлардан саргаерга,
Кайгылардан картаерга
Килмәдем бу җиргә.
Раббым Аллаһ бирде иман,
Аның гел ярдәмен тоям,
Шөкер итеп сәҗдә кылам.
Яшәү яме шунда, туган.
 
Балаларым - күз нурларым,
Җимешләрем - оныкларым!
Барысына да җитә назым.
Алар белән шатлык арта,
Җан сөенә, кайгы кими.
Яшәү тәме, яшәү яме
Менә шунда түгелмени?!
Рәнҗетүне гафу иттем,
Ялганнардан ерак киттем.
Хөсетләнеп каралганга
Елмаюым бүләк иттем.
Әче гайбәт сүзләреннән
Йөрәгемә йозак элдем.
Керәлмәде алар үтеп,
Яшәү ямен шуннан белдем.
 
Юмарт, Сабыр,
Мәрхәмәтле,
Гафу итүче, Рәхмәтле
Раббым Аллаһ!
Сиңа кайттым.
Иңнәремнән төште йөкләр,
Җанга якын Синең чикләр.
Синнән Гадел һәм Шәфкатьле
Ышанычлы Зат тапмадым.
Дөньямны Сиңа тапшырып,
Мәңгелегемә атладым.
Роза ЛАТЫЙПОВА,
мөгаллимә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X