Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчеткә килүчеләрнең калебе үзгәрәме?

Үзәк мәчеттә җыелыш бара. Беренче класска дәресләргә йөрергә теләүчеләрне барлыйлар. Исемлекләр буенча сыйныфларга бүленеп, мөгаллимәләр белән таныша башладык.

Сораулар бирәбез. Шунда бер ханым торып басты да: «Иртәгә укуга шушы киемнәрем белән килсәм ярыймы?» - дип сорады. Ул ханым свитердан һәм кара чалбардан иде. Мөгаллимәләребез бертавыштан: «Ярый, ярый, үзегезгә ничек уңайлы, шулай килегез. Әдәп, фикһ дәресләрен үткәч, аңларсыз», – диделәр. Дөрес, мәчеткә килдем дә 180 градуска үзгәрдем дигән сүз түгел бит әле. Әдәп, әхлак темаларына дәресләр алу, үз өстеңдә эшләү генә калебне уңай якка, дин, иманга таба үзгәртергә мөмкин. 
Бер ай вакыт үтеп китте, мәчет ишеген ачып кереп, укырга килүчеләр арасында чалбар кигән укучылар күренгәли. Мәктәп елларыннан ук дини тәгълиматлар бирелмәгәч, пенсия яшендә мәчеткә килеп, тиз генә үзгәрү авыр. Укучылардан ихлас ният, мөгаллимәләрдән ныклы дәгъват кирәк булачак! Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп укысак, тырышсак, безнең дә калебебез ныклап үзгәрер, Аллаһы боерса.
Мөнирә МИННЕГАЛИЕВА, «Асия» төркеме укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев