Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Кышкы каникуллары күңелле узды

Гагарин урамында урнашкан яңа мәчеттәге ял лагерында егерме биш кыз һәм ун малай кышкы каникулларын файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар. Кышкы каникул озын булганга оныкларым Халид белән Мөхәммәтне кая алып барырга, ни белән мавыктырырга, дип уйлап йөргәндә, Резидә ханым 3нче мәхәллә мәчетендә балаларның кышкы ял лагеры ачылачагын әйтте. Абыйлары Хәким...

Гагарин урамында урнашкан яңа мәчеттәге ял лагерында егерме биш кыз һәм ун малай кышкы каникулларын файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар.
Кышкы каникул озын булганга оныкларым Халид белән Мөхәммәтне кая алып барырга, ни белән мавыктырырга, дип уйлап йөргәндә, Резидә ханым 3нче мәхәллә мәчетендә балаларның кышкы ял лагеры ачылачагын әйтте. Абыйлары Хәким "Ихлас" лагерына киткәч, оныкларымның бик кызыкканнары исемә төште һәм мин, шатланып, оныкларымны лагерьга яздырдым.
Көне җиткәч балалар белән мәчеткә юл тоттык, балаларны Резидә апалары каршы алып, Илшат абыйлары белән таныштырды. Яшь кенә булса да, ул балалар белән тиз арада уртак тел тапты. Шул санаулы көннәрдә алар барысына да өлгерделәр: Коръән сүрәләрен сөйләп күрсәтергә; табынга утырыр алдыннан һәм ашап туйганнан соң, йоклар алдыннан һәм йокыдан торгач һ.б. вакытта укыла торган догаларны өйрәнергә; пәйгамбәрләрнең тормышы турында дини гыйлем алырга һ.б. Физик ялны да онытмадылар. Абыйлары көн дә тауга алып барып, күңелләре булганчы,шунда шудыртып алып кайтты. Һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң, тәмле ашлар белән сыйладылар үзләрен...
Лагерьда уздырган соңгы көндә мәчет рәсеме ясап, шул рәсемнәрдән күргәзмә оештырдылар. Арадан иң уңышлыларын сайлап, призлы урыннарны бүлештеләр. Һәм "Рисалә" матбугат үзәгендә нәшер ителгән "Пәйгамбәрләр тарихы" сериясеннән төрле китапларга ия булдылар.
Бала күңеленә тагын ни кирәк?! Хушлашканда да монда киләселәрен әйттеләр. Димәк 3нче мәхәллә мәчете сабыйларның йөрәгендә якты эз калдыра алды, имам-хатыйп Рөстәм хәзрәт Идиятуллинга, Резидә һәм, шулай ук, аш-су осталары Гөлсинур һәм Нәсимә апаларына, Илшат абыйларына Аллаһының рәхмәтләре булсын, балаларны шатландырганнары өчен, аларны Аллаһы Үзе шатландырсын.
Форсаттан файдаланып, кызлар турында да әйтеп үтүне кирәк санадым.
Өч төркемгә ( беренчесендә - зурлар, икесендә - кечкенәләр) җыелган кызлар да, шулай ук, мәчет лагеренда тау шуып, Коръән сүрәләре, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнеп көннәрен үткәрделәр. Кызлар Хәмидә, Физалия, Диана, Эльвира апалары белән берлектә һәм Гөлсинур белән Нәсимә апалары булышлыгында, кулинария серләренә дә төшенделәр. Тәмле пирожныйлар белән малайларны да сыйладылар. Кул эшләрен бик яратып башкардылар.
Киләчәгебез - балалар кулында, дип әйтергә яратабыз. Моңа өстәп, ни чәчсәк шуны урырбыз, дип тә язам. Әгәр дә сабыйларның ак кәгазьдәй саф күңелләренә кечкенәдән үк мәрхәмәтлелек, кешелеклелек һәм шәфкатьлек орлыклары салабыз, калебләрен иман нуры белән нурландырабыз икән, һичшиксез, алар динебез һәм милләтебез киләчәге өчен янып яшәүче шәхесләр булып үсәрләр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев