Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръән бәйгесендә җиңделәр

Апрель ахырында Түбән Кама үзәк мәчетендә Коръән бәйгесе үтте. Анда 80 кеше - 32 ир-ат һәм 48 хатын-кыз катнашты. Җиңүчеләргә мәчет рәсеме төшерелгән бүләкләр тапшырылды. Бәйге өч төрле юнәлештә узды. Яше 15тән алып 45кә кадәр булган катнашучылар «Фатыйха» сүрәсен һәм үзе теләгән тагын бер сүрәне яттан сөйләргә тиеш иделәр. Өстәвенә,...

Апрель ахырында Түбән Кама үзәк мәчетендә Коръән бәйгесе үтте. Анда 80 кеше - 32 ир-ат һәм 48 хатын-кыз катнашты. Җиңүчеләргә мәчет рәсеме төшерелгән бүләкләр тапшырылды.
Бәйге өч төрле юнәлештә узды. Яше 15тән алып 45кә кадәр булган катнашучылар «Фатыйха» сүрәсен һәм үзе теләгән тагын бер сүрәне яттан сөйләргә тиеш иделәр. Өстәвенә, һәркем Коръән буенча берәр сорауга җавап бирде. Яше 45тән артканнарга да шундый ук «сынау» аша узарга туры килде. Ә инде өченче юнәлештә 30нчы җүзне яттан белүчеләр катнашты. Алар арасында беренче урын - Мөхетдин Холзадага, икенче урын - Габдулла Хәйбрахмановка, өченче урын Илдар Имамиевка бирелде. 15-45 яшьлекләр арасында беренчелекне Тимур Истратий яулады, Руслан Дәүләтбаевка - икенче, Алмаз Талиповка өченче урыннар эләкте. Яше 45тән артып киткән ирләр арасында Дамир Госманов җиңде, икенче урын - Җәлил Латыйповка, өченче урын Минсәгыйрь Галимовка бирелде. Бәйгедә катнашучыларның иң өлкәне - 80 яшьлек Кирам Кәшәфетдинов та бүләксез калмады.
Әйтергә кирәк, жюри составында үзебезнең хәзрәтебез Рәсүл Хәйретдиновтан кала ике хөрмәтле кунак да бар иде: РИУның коръәнхафизлар әзерләү бүлеге мөгаллиме Габделҗәлил хәзрәт Касыйм һәм Гали хәзрәт Яушев. Әлмәтле Гали хәзрәт белән Түбән Кама мөселманнары яхшы таныш.
Инде хатын-кызлар арасында җиңүчеләрне атап үтик. 15-45 яшьлекләр арасында беренче урынга Айгөл Гәрәева чыкса, яше 45тән арткан апалар арасында Кадрия Газизуллина җиңде. Коръәннең 30нчы җүзен яттан белүчеләр арасында Әлфинур Гарифуллина аерылып торды.
Коръән бәйгесе шәһәрдә беренче мәртәбә генә үткәрелми. Киләчәктә дә бу конкурс озын гомерле булсын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев