Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Камилә ярдәм көтә

Чын мөселман бәндәсе өчен игелек кылу ае булган рамазан күз ачып йомганчы үтеп китәр, шуңа күрә дә, кулыгыздан килгән изгелекне кылырга - нәни Камиләгә ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз. Язмыш сынауларын зур сабырлык белән һәм шулай язгандыр дип кабул иткән әнисе авыру Камиләне савыктырып аякка бастырудан өмет өзми. Һәм күңелләрне мәрхәмәт...

Чын мөселман бәндәсе өчен игелек кылу ае булган рамазан күз ачып йомганчы үтеп китәр, шуңа күрә дә, кулыгыздан килгән изгелекне кылырга - нәни Камиләгә ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз.
Язмыш сынауларын зур сабырлык белән һәм шулай язгандыр дип кабул иткән әнисе авыру Камиләне савыктырып аякка бастырудан өмет өзми. Һәм күңелләрне мәрхәмәт хисе белән тутыручы изге ураза аенда Камиләгә акчалата ярдәм итүче шәфкатьле җаннар табылыр дип ышана.
Камилә хәзерге вакытта әнисе белән башка төбәктә дәвалана. Шунлыктан, Камиләгә ихлас күңелдән булышырга теләүчеләр китергән акчаны җыю өчен, «Туган як» газетасы редакциясендәге (Актүбә урамы, 6а йорт) редактор урынбасары бүлмәсендә махсус тартма тора, теләсәгез, фитр садакагызны шуңа китереп сала аласыз.
Соңгы ике елда авыру кызчык Камиләгә ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсыннар һәм өч баласы белән тол калса да, сабыйлары ятимлек ачысын тоймасын дип яшәүче әниләре Динәгә Аллаһы көч бирсен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев