Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Кабуллардан кылсын

15 июньдә ислам дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Мөселманнар 30 көн буе таң атканнан кояш баеганчы ашау-эчүдән, гөнаһ эшләүдән тыелып, изгелекләр кылып, савап эшләргә тырышты. Бәйрәм уңаеннан, Түбән Кама шәһәре һәм районы мәчетләрендә гает намазы укылды.

Үзәк мәчет берьюлы бер меңнән артык кеше сыйдыра ала. Әмма, гадәттәгечә, анда намаз укырга теләүчеләрнең бер өлешенә урын җитмәде. Ирләр өчен мәчет янында келәмнәр җәелде. Имам Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләгәч, җәмәгать намазы укылды. 
«Рамазан аен озаттык. Аллаһы Тәгалә безгә ураза тотарга, намаз укырга көч-кодрәт бирде. Быел мәчеткә тәравих намазына бик күп кеше йөрде:  яшьләр дә, шактый өлкән яшьтәге кешеләр дә. Мин бу бәйрәм белән шәһәрдәшләребезне чын күңелдән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Һәрберебезгә сәламәтлек бирсен, гаиләләребезгә тынычлык, шәһәребезгә иминлек бирсен», – дип котлады шәһәрдәшләрне Түбән Кама имам-мөхтәсибе. Рамазан ае тәмамлану шатлыгын уртаклашырга дип, гает намазына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да килде.
Мәчет тирәсендәге сәдака савытлары янында басып торучы бабайлар һәр кеше хәеренә дога кылды. Кулларын күтәреп, чын күңелдән «амин» дип кабатлап торучыларның теләкләре кабул булыр дип ышанасы килә. Мәчеткә тапшырылган фитр сәдакасына азык-төлек, җиләк-җимешләр алынган. Алар сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган –  250 һәм 500гә якын мохтаҗ кешегә таратылган. 
Бәйрәм көнне биредә сәүдә дә кайнады. Кемдер коймаклар һәм камыр ризыклары белән чәй эчте, кемдер бәйрәм күчтәнәче сатып алды, кемдер дини китаплар, календарьлар һ.б. белән кызыксынды. 
Бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. «Ихлас» үзәге укучылары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, шигырь сөйләделәр, мөнәҗәтләр башкардылар. Бераз читтәрәк балалар өчен хәрәкәтле уеннар, футбол оештырылды. Түбән Кама хатын-кызлары өчен «салон» эшләде. Мөслимәләр аларга яулыклар бәйләттеләр. Сүз уңаеннан, үзләрен яңа кыяфәттә күрергә теләүчеләр күп булды. Нәниләр өчен фетрдан милли бизәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. 
Күркәм гадәт буенча, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен 16 июньдә бәйрәм ашы узды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев