Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изгелек җирдә ятмый, диләр...

Беркөн әбиләргә ифтарга бардык. Аштан соң, бездәге гадәт буенча, халык садака таратырга кереште. Үзара акча, кулъяулык алмашуда катнашмаган кеше арабызда юктыр да - «мәҗлестә хәер өләшү» күренешен күз алдына китерәсез инде. Шулай, кухняда савыт-саба җыештырып маташа идем, бермәл янымда абыем пәйда булды һәм миңа ун сумлык тимер акча сузды -...

Беркөн әбиләргә ифтарга бардык. Аштан соң, бездәге гадәт буенча, халык садака таратырга кереште. Үзара акча, кулъяулык алмашуда катнашмаган кеше арабызда юктыр да - «мәҗлестә хәер өләшү» күренешен күз алдына китерәсез инде. Шулай, кухняда савыт-саба җыештырып маташа идем, бермәл янымда абыем пәйда булды һәм миңа ун сумлык тимер акча сузды - күрәсең, сеңлесенә дә өлеш чыгарасы иткән. Рәхмәт әйтеп, аны кесәгә тыктым да, елмаеп абыйга эндәштем: «Мин садака әһеле түгел лә, мохтаҗларга бирсәң, хәерлерәк булыр иде». Ул чынлап торып аптырап калды. «Андый кешеләр юктыр инде ул хәзер...» - дип, сораулы карашын миңа төбәде. «Бар шул, үзебезнең Түбән Камада гына да ярдәмгә мохтаҗлар, мескеннәр байтак. Ирсез 3-4 бала тәрбияләүче мөслимәләр, матди ярдәмгә мохтаҗ мөселман гаиләләре, инвалидлар арабызда бик күп, тик без, муллыкта михнәтсез тормыш итүчеләр, алар турында белмибез (ә бәлки, белергә теләмибездер)», - дигәч, ул да уйга калды... Мин аңа матди яисә башка төрле ярдәмгә мохтаҗ түбәнкамалылар турындагы мәгълүматны шәһәребезнең үзәк җәмигъ мәчетендә эзләргә тәкъдим иттем. Чөнки беләм: хәзрәтләр мохтаҗларны аерым исемлеккә туплап бара.

Кызганыч, бүген күпләр башкаларның проблемаларын күрми-белми яшәүне кулай саный, ә кемгәдер, башкалар да аның кебек бай тормышта яшидер кебек тоела. Берәүләрнең ярдәм итәргә теләге дә, мөмкинлеге дә бар, әмма ул тирә-ягында ярдәм итәрлек кешесен тапмый. Изге Рамазан ае ахырында фитр садакасын кемгә бирергә белми аптырап йөрүчеләр дә аз түгел. Ә бит арабызда ел буена бер телем ит ашамаган, кияренә ямаусыз киеме булмаган адәм балалары, мөселман гаиләләре бар. Билгеле ки, аларның күбесе фәкыйрьлекләреннән ояла, ярдәм сораудан тартына, булганына шөкер итеп яшәүне кулайрак күрә. Шуңа күрә табынннары ел әйләнәсендә тәм-томнан өзелмәгән, кыйммәтле машиналарда җилдертүче мөселманнар, еш кына, юл аша яки күрше урамда гына очын-очка ялгап яшәп ятучы дин кардәше барлыгын белми гомер итә. Ә бәлки, бер генә мәртәбә аның хәлен сорашкан булса да, кардәшенең проблемаларыннан хәбәрдар булыр иде?..
Бәхеткә, арабызда авыр тормышта яшәргә мәҗбүр булганнарга, зур сынауларга дучар ителгән, авыру кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучылар да бар. Аларның берсе - Венера ханым Әхмәдиева белән мин күптән түгел генә таныштым. Ике бала тәрбияләүче бу яшь хатын ярдәмгә мохтаҗ түбәнкамалылар турында мәгълүмат туплап, аларның проблемаларын хәл итүдә булышлык күрсәтә, башкаларны да кеше кайгысына битараф булмаска, булдыра алганча ярдәм итәргә чакыра. Шушы максатка ирешү өчен, ул Интернетта хәтта махсус сайт та булдырган. Аның «Вконтакте» социаль челтәрендә «Изгелек» исеме астында аерым группасы бар. Монда ул матди яисә башка төрле ярдәмгә мохтаҗ шәһәрдәшләребез (дөрес, араларында күрше шәһәрләрдә яшәүчеләре дә бар) турындагы мәгълүматларны урнаштыра. Аларның барысын да http://vk.com/club37786787 адресы буенча табарга була. (Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаучылар турыдан-туры Венера ханымга шалтырата ала. Аның телефон номеры газета редакциясендә бар.)
«Изгелек» группасында сез махсус коррекция интернат-мәктәптә укучы 9 яшьлек саңгырау кыз Мәрьям (аны һәм тагын ике энесен Сафия исемле ханым берүзе тәрбияли, өстәвенә, ул хәзергә эшләми - декретта, кеше квартирында акча түләп торалар), ирсез 4 бала тәрбияләүче Роза ханым, 83 яшьлек Зөлфия апа һ.б. турында укып белә аласыз. Зөлфия апаның аяклары авырта, ул урамга чыгып йөри алмый, шуңа күрә берәрсе аңа кибеттән ризык алып керсә яисә бакчада үскән яшелчә, җимеш белән сыйлап, карт кешенең күңелен күрсә, яхшы булыр иде. 23 елдан артык астмадан интегүче Габдерәшит бабай да картлык көнендә япа-ялгыз яши. Элегрәк күпчелек вакытын мәчеттә үткәргән, укыткан булса, бүген ул, авыруы сәбәпле, өйдән чыга алмый. Тыны бетеп иза чиккән бичара бабай көненә өчәр мәртәбә ашыгыч ярдәм чакыртырга, һәрдаим дару «ашап» торырга мәҗбүр. Ә иң аянычлысы - аның янәшәсендә бер якын кешесе дә юк, ул көннәрен-төннәрен япа-ялгыз үткәрә. Берәрсе хәлен белергә дип, янына кереп чыкса да, аннан да бәхетле кеше юк сыман, кунакчыл карт өенә килгән һәр кардәшен шатланып каршы ала. Ә бит Түбән Камада Габдерәшит бабай кебекләр аз түгел...
Бүген Венераның «Изгелек» проекты турында язуым да юкка түгел. Беләм, арабызда йомшак күңелле, миһербанлы кешеләр күп. Кайчакта, аларга бары тик дөрес юнәлеш биреп җибәрергә генә кирәк. Чөнки Раббыбызның олуг бүләге - җаннарыбыз изгелеккә омтылучан, һәм яхшы гамәлләребез никадәр күбрәк булса, Кыямәт көнендә җавап тотуы да шулкадәр җиңелрәк булачак. Күпләп изгелек кылучыга Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгы бүләк итүен дә онытмыйк. Ә йөрәгең кайгы-хәсрәттән имин булса, тагын нәрсә кирәк?..
Аннары, бәлки, «Изгелек» группасында тасвирланган гыйбрәтле язмышлар сезне дә тәэсирләндерер, бәлки, кемгәдер ярдәм итәсегез, дин кардәшегезнең ачы язмышын бераз җиңеләйтәсегез, җылы сүз белән булса да тынычландырасыгыз килер...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев