Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге көннәрдән файдаланыгыз

Пәйгамбәребез с.г.в. безгә изгелекләр кылуны озакка калдырырга кушмады, изгелекләр эшләүдә ашыгырга кушты. Мөэминнең тормышы санаулы, шуңа күрә көннәре һәм төннәре хәзинә кебек булырга тиеш. Һәрбер мизгеленнән үзенә ахирәттә файда китерә торган эш эшләргә тиеш.

Аллаһ Коръәндә әйтә: «Сезгә кадер кичәсен кайсы төндә булачагын хәбәр итәргә дип чыккан идем, әмма сезнең арагыздагы фәлән һәм фәлән талашып торгач, миннән кайсы төне белеме алынды, оныттырылды».
Рамазанның соңгы ун көне безгә әйтәләр ки: «Изге көннәр форсатыннан кулланып калыгыз! Рамазанның инде зур күпчелеге үтеп китте. Арагыздан берегез дә белми: киләсе елларда ураза тотарга насыйп булырмы? Киләсе елларда тәравих укып булырмы? Яисә асты, өсте, уң ягы, сул ягы туфрактан торган кап-караңгы кара чокырда ятарга туры килерме?»
Шуңа күрә, мөхтәрәм җәмәгать, әҗерләр, ахирәткә изгелекләр җыярга тырышыйк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз!» – дип, безне үзенә чакыра, рәхмәтле колларына җәннәт вәгъдә итә. «Шайтан исә сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә».
Аллаһ барыбызның да кимчелек-хаталарын гафу кылып, кылган гыйбадәтләрне кабул кылып, вәгъдә ителгән җәннәтләренә кертсә иде! Амин! 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев