Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге эшкә өлеш кертик

Зарыгып көткән Рамазан ае ахырына якынлаша.

Көткән вакытта без бу мөбарәк айны, гадәттәгечә, мәчетләрдә җыелып бергә ифтарлар кылырбыз дип, сафларга тезелеп, бергә тәравих намазларын укырбыз, дип көткән идек. Ләкин бу елны Аллаһы Тәгалә җир шарына янә бер сынау җибәрде. Күзгә күренми торган бик вак таҗвирус тормыш агымын үзгәртте. Мәчетләребез ябылды, элеккечә ай буе гөрләмәде. Мөселманнар өйдә генә авыз ачып, үзләре генә тәравих намазларын укырга өйрәнде.
Әлбәттә, бу озакка бармас, иртәме-соңмы тормыш элекке агымына кайтачак. Киләсе Рамазан аенда без бу вакыйгаларны искә төшереп утырырбыз. Ләкин бу ай әлегә бетмәгән һәм аны файдалы итеп куллауздырыпнып калырга ашыгыйк. Савап эшләү юллары бик күп, аларны Аллаһы Тәгалә чикләмәгән. Берсен эшли алмасаң, икенчесен эшләп була. Бу елны мәчетләрдә авыз ачтырулар уздырып булмаса да, ифтарга ризыкны мохтаҗларның өйләренә тарата башладык. Мәчеткә барып, вәгазь тыңлап булмагач, онлайн-дәресләр уздырдык. Яздырылган дәресләрне теләгән вакытта интернетка кереп тыңлап була.
Шул ук вакытта тагын бер изге эшебез Рамазан аенда туктамады. Ул –шәһәребездәге 35 микрорайонда яңа мәчетне төзү. Төзелеш күп чыгымнар сорый. Бушка эшләүчеләр дә, бушка төзелеш материалларын бирүчеләр дә бар. Әмма матди ярдәм дә бик кирәк. Мәчетне берәр бай кеше яки хөкүмәт төзесә, кешеләрнең аңа карашлары икенче төрле булачак. Ә менә халык үзе төзесә, бу изге эшкә хәләл акчасын кертсә, ул вакытта «Бу – безнең мәчет, аның төзелешендә безнең өлешебез керде», – дип горурланып йөрерләр.
Бу елда безнең планда Аллаһы йорты диварларын күтәреп, түбә астына кертү. Хәзерге вакытта мәчет янындагы булачак кибетнең диварларын кызыл кирпеч белән күтәрү эшләре бара. Хуҗалык блогы бинасы да төзелә. Май ахырларында мәчет диварларын «күтәрә» башларга җыенабыз.
Рамазан ае ахырына якынлашып бара. Рамазан аенда кылынган гамәлләрнең савабы башка айларга кылганга караганда зуррак. Шүңа күрә бу айны файдага үткәреп калыйк. Хәерле, саваплы эшләрне күбрәк кылыйк.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен берничә юл бар. Беренчесе, Үзәк мәчеткә барып махсус тартмага акча салу. Икенчесе, Сбербанк картасына акча күчерү («яңа мәчеткә» дип язып). Тулырак мәгълүмат http://muhtasibatnk.ru/sborsredstv-na-novuyu-mechet сайтында урнаштырылган.

Фәнис Кадыров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X