Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

"Ислам нуры" яктысы

Төзүчеләр поселогындагы "Ислам нуры" мәхәлләсе һәрдаим иманлы мөселманнар һәм төрле оешма җитәкчеләре булышлыгын тоеп эшли. Шуларның финанс ярдәмендә, узган елны мәчетебезнең түбәсен өр-яңадан ябып куйдык. Быел фронтон белән манараны яшел төстәге профнастил белән тышладык. Тиешле органнар күрсәтмәсе нигезендә, сигнализация, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырдык. Рамазан ае алдыннан, балалар өчен җәйге лагерь уздыра...

Төзүчеләр поселогындагы "Ислам нуры" мәхәлләсе һәрдаим иманлы мөселманнар һәм төрле оешма җитәкчеләре булышлыгын тоеп эшли. Шуларның финанс ярдәмендә, узган елны мәчетебезнең түбәсен өр-яңадан ябып куйдык. Быел фронтон белән манараны яшел төстәге профнастил белән тышладык. Тиешле органнар күрсәтмәсе нигезендә, сигнализация, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырдык. Рамазан ае алдыннан, балалар өчен җәйге лагерь уздыра алдык. Ураза вакытында мәчетебездә 20 кич ифтар мәҗлесе уздырдык, табынга аш-суны Сәрия абыстай, Зилә ханым, Рауза апа әзерләде. Бездә ураза бәйрәме дә зурлап билгеләп үтелде. Пылау пешереп, өйлә намазыннан соң мәхәллә халкын һәм ифтарга йөрүчеләрне сыйладык.

Быел мәчет территориясен тигезләп чыктык. Машиналар куеп тору өчен, урам ягында махсус урын да әзерләдек. Язын үлән чәчәр өчен, газонга ике машина җир китерттек..

Әлбәттә, болар барысы да мәхәлләбезгә булышучыларның финанс ярдәме белән эшләнде. Халкыбызда, яхшылык кыл да, суга сал, дигән әйтем бар. Аның әле, халык белмәсә, балык белер, дигәне дә билгеле. Әмма, бу очракта, мәхәлләбезгә финанс ярдәме күрсәткән җитәкчеләрне, мөселманнарны исемнәре белән телгә алам һәм моны башкалар да алар үрнәгенә иярсен дигән изге нияттән эшлим.

Алар - Владимир Миркиль ("Кама" кунакханәсе), Рәшит Нуриев, Ирек Садыйков ("СтройКамаПроект"), Радик Шәвәлиев ("Стройхолдинг-НК"), Айрат Вилданов ("Аристон-НК"), Фәрит Кәрамуллин ("Модуль-Т"), Заһит Назиров ("Камахимпласт"), Рамил Әхмәтҗанов ("Услуги"), Алмаз Хәйруллин, Радик Шамсов ("Строймастер-ДельтаПлюс"), Мәсгут һәм Рөстәм Фазлыйәхмәтов ("Нефтехимпромстрой"), ...... Ришат Гәрәев ("Водоканал") мәхәллә халкының олы ихтирамына лаек. Үзләренең дә изге уй-ниятләре тормышка ашсын...

Шулай ук, "Горгаз"ның элекке директоры Миңнәхмәт Гыйльманов һәм, шулай ук, Әнвәр Кирасиров - мәхәлләдәге бар эштә дә ярдәмчеләр. Миңнәхмәт кардәшебез - рәсми кәгазьләр белән эш итүдә дә зур таянычыбыз, акыллы киңәшчебез. Үзе дә, җәмәгате Рәхилә ханым да, мәхәллә эше уң булсын дип, янып яшиләр. Әнвәр кардәшебезнең улы да кечкенәдән үк мәчеттә дин сабагы үзләштерде, хәзер инде вузда укыса да, дини гыйлем алуын да дәвам иттерә. Бу гаилә, дин юлындагы тырышлыгы белән, поселок халкына өлге булып тора.

Төзүчеләр поселогындагы мәчетебездә Корбан гаетен дә зурлап уздырырга ниятлибез. Гает намазына кадәр вәгазь сөйләнәчәк, җәмәгатьчелек белән гает намазы укыганнан соң, халыкны коймак һәм чәй белән сыйларга ниятлибез.

Корбанлык чалдырырга ниятләүчеләр булса, белеп торыгыз, Төзүчеләр поселогындагы мәчеткә, Корбан гаетендә "Нефтехимагропром"нан, корбанлык өчен, төрле зурлыктагы 50 сарык алып килергә тиешләр. Белешү өчен телефон: 8-917-242-50-18 (Мидхәт хәзрәт).

Октябрь урталарында дини укулар башлап җибәрергә дигән уебыз да бар. Беренче ел укучыларны һәм дини гыйлем алуны дәвам итәргә теләүчеләрне көтәбез. Язылу өчен телефоннар: 8-917-242-50-18 (Мидхәт хәзрәт), 8-960-060- 20- 59 (Әлфия ханым).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X