Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ислам нигезләрен үзләштерәбез

Ислам нигезләрен үзләштерергә, намазга басарга байтактан хыялланып йөрсәм дә, теләгем әле күптән түгел генә тормышка ашты. Ниһаять, биш вакыт намаз уку бәхетенә, гарәп алфавитын өйрәнеп сүзләр укуга ирештем дип, авыз тутырып әйтә алам. Боларны мин шәһәребезнең үзәк мәчетендә өйрәндем. Гарәп графикасыннан тыш, гакыйдә, фикһ, әдәп фәннәре дә керә. Мөгаллимәләр Фатыйма,...

Ислам нигезләрен үзләштерергә, намазга басарга байтактан хыялланып йөрсәм дә, теләгем әле күптән түгел генә тормышка ашты. Ниһаять, биш вакыт намаз уку бәхетенә, гарәп алфавитын өйрәнеп сүзләр укуга ирештем дип, авыз тутырып әйтә алам. Боларны мин шәһәребезнең үзәк мәчетендә өйрәндем. Гарәп графикасыннан тыш, гакыйдә, фикһ, әдәп фәннәре дә керә. Мөгаллимәләр Фатыйма, Равия, Эльмира ханымнар үзләре белгәннәрне, өйрәнгәннәрне түкми-чәчми аңлаталар. Алланың рәхмәтләре яусын дими, тагын ни дисең аларга?! Яшермим, башлаганда авыр минутлар күбрәк булды, әлбәттә. Шуңа да, теге яки башка сәбәп белән ташлап китүчеләр булды… «Белем алу энә белән кое казу», дип юкка гына әйтмиләр шул. Барлык авырлыкларны да әнә шул алда исемнәре аталып киткән киң күңелле мөгаллимәләр белән җиңәргә була икән бит.

Гакыйдә дәресләрен Йосыф Дәүләтшин үзе алып бара. Аның фикерләрен тыңлау - дөнья рәхәте. Гади итеп, һәркем төшенерлек, тыңлап туймаслык итеп сөйли белә. Ул яктан, безнең «Энҗе» төркеме иң бәхетлеседер, мөгаен. Төркемдәге кызлар да ихтирамлы, бер-берсенә ярдәм итәргә әзерләр.

Мәчеткә укырга йөри башлавымны белгәч, ун яшьлек оныгым Раил дә теләк белдерде: «Әби, мин дә йөрим, мине дә яздыр», дип теләк белдерде. Ял көн булуга карамастан, бик теләп йөри. Тагын бер шатлыгым бар икән бит әле: ирле-хатынлы гаилә дусларым да мәчеткә йөрергә теләк белдерделәр.

Язмам ахырында, безгә белем бирүче барлык мөгаллим-мөгаллимәләргә төркемебезнең чиксез рәхмәтен җиткерәм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев