Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Ихлас»ның тәүге адымы

Шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихлас» рухи-әхлакый реабилитация үзәген эзләп, Октябрьнең 50 еллыгы урамында байтак әйләндек. Баксаң, йортлар арасында, 3в дип тамгаланган элекке балалар бакчасы бинасында урнашкан икән ул. Бинаның яртысына инде капиталь ремонт уздырылган. Анысына, әлеге үзәк директоры Салих Ибраһимов әйтүенчә, халык үзе ярдәм иткән: кемдер - акча, ә кемнәрдер...

Шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихлас» рухи-әхлакый реабилитация үзәген эзләп, Октябрьнең 50 еллыгы урамында байтак әйләндек. Баксаң, йортлар арасында, 3в дип тамгаланган элекке балалар бакчасы бинасында урнашкан икән ул. Бинаның яртысына инде капиталь ремонт уздырылган. Анысына, әлеге үзәк директоры Салих Ибраһимов әйтүенчә, халык үзе ярдәм иткән: кемдер - акча, ә кемнәрдер үз кул көче белән. Обой алып килеп ябыштырганнар, идәннәргә линолеум җәйгәннәр.
Шәһәр мөселманнарына ни өчен андый үзәк кирәк булган дисезме? Мәктәп балалары дәресләрдән соң урамда җил куып йөрмәсен, ә бирегә килеп, озайтылган көн төркемнәрендә дәрестә үтелгән темаларны ныгыта алсын, үз яшьтәшләре белән бергәләп әдәп-әхлакка өйрәнсен өчен.
Ә без килгәндә, бирегә күрү бәхетеннән мәхрүм булганнар җыелган иде. Дөресрәге, бер атна буе бушлай ял иткән, дин-әхлак нигезләре белән танышкан хатын-кызларны әлеге үзәктән озату тантанасына туры килдек. 76нчы бакча балаларының шигырьләре, мөнәҗәтләре белән үрелеп барган тантанада Салих хәзрәт «Ихлас»та иң беренчеләрдән булып рухи ял курсы узган әбиләрне, кызларны бу үзәкнең максаты белән таныштырып, аларның уй-кичерешләре белән кызыксынды. Биредәге яллары истәлеге итеп, һәрберсенә намазлык һ.б. таратты.
Тату бер гаилә шикелле, зәвыклы бүлмәгә җыелган хатын-кызларның телләрендә рәхмәт сүзләре генә иде. Аларның ул рәхмәтләре - үзләрен көнгә биш мәртәбә тәмле ризык белән сыйлаучыларга, әхлак турында көн дә лекция, вәгазь сөйләүчеләргә, көне-төне яннарында булган тәрбиячеләргә, бүлмәләрне җыештыручыларга һ.б.
«Җитмеш яшемә кадәр намаз тәртипләрен ныклап белми идем, биредә җентекләп өйрәндем», ди Гөлсемнур апа.
«Ә мин Простида яшим. Лаештагы, начар күрүчеләр өчен булган махсус мәктәптә соңгы елымны укыйм, - диде Гөлнара исемле кыз. - Җырчы булырга хыялланам, үзем дә җырлар язам. Сәгыйдә әбием намазга өйрәткән иде, тагын да дөресрәк итеп укырга өйрәнәсем килде».
Улы Чечняда армия хезмәте үткәндә, шуның өчен борчылып елый-елый күзләре сукырайган Әлмира ханым исә «мин дә бар әле дөньяда, Аллаһыга да мондый кешеләр кирәктер», дип, фикер йөртә.
Моннан биш ел элек хаҗ сәфәре кылган, балачактан инвалид Кәүсәрия апа да дүрт стена арасыннан чыгып, кешеләр арасында уздырган бу көннәре өчен Аллаһыга һәм шушы курсны оештыручыларга рәхмәт укып туя алмый.
Элек безнең күз күнеккәнчә һәм күңелгә якын итеп, чын татар әбиләречә киенгән бу хатын-кызлар арасында нурдай балкып тыныч кына утыручыны танымаган идем, баксаң, заманында татар иҗтимагый хәрәкәте активистларыннан булып, ут чәчеп торган Резидә апа Сыровая икән. «Намазга бастык дияргә була. Хәмидә һәм Ләйсән мөгаллимәләребез сабыр гына намаз укырга өйрәттеләр. Ашханәдә дә көн саен хәләл ризык пешереп, токмачлы ашлар белән сыйладылар», - диде ул.
Аларга хезмәт күрсәтүчеләрнең дә соклануларына чик-чама юк. Бу көннәрдә биредә җыештыручы мәшә-катен үз өстенә алган Рәкыя ханымның «дөнья яктысын көч-хәл белән аеручылар түгел, ә күзле кешеләр пычрак икән» дигән нәтиҗә ясавы, мөгаллимә-тәрбияче вазифасын үтәгән кызларның «бер-берсенә ярдәмчелләр, хәтта аларның сукыр булуларын да тоймыйсың» дигән сүзләре шул хакта сөйли.
Әлеге үзәкнең төп максатларыннан берсе - балалар белән эшләү, дип югарыда телгә алган идек. Икенче юнәлеш - рухи ял курслары оештыру аша әдәп-әхлак тәрбияләү. Өченче юнәлеш исә мохтаҗлар, читләр ярдәменә таянучылар белән эшләү. Әйтик, микрорайон җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары рәисләре китергән мохтаҗлар исемлеген барлап, фитр садакалары, корбан итләре таратуны оештыру, хәйрия ашлары уздыру һ.б.
Әнә шулай, ниятләре изгедән. Иң мөһиме, Аллаһы ризалыгын һәм бирегә килүчеләрнең изге догасын өмет итеп оештырылган бу үзәк түбәнкамалыларның яратып йөри торган урыннарына әйләнсен иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев