Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ифтарга рәхим итегез!

Рамазан ае – ул бер зур мәдрәсә кебек, безне күп төрле изгелекләр кылырга өйрәтү белән беррәттән, шулай ук бездә яхшы, уңай сыйфатлар да тәрбияли.

Аллаһ Раббыбыз безгә исәнлек-саулык белән Рамазанны каршы алырга, аның уразаларын тотарга, кыямнарында торырга һәм башка күп изгелекләрне дә дөрес итеп кылырга насыйп итсен. Кылган гыйбәдәтләребезне кабул итсен.
Әлхәмдүлилләһ, мәчеттә 1 нче, 2 нче, 3 нче сыйныфларда белем алучы 20 төркем бар. Рамазанның һәр көнендә алар мәчеткә ифтарга килүчеләргә табын әзерлиләр, соңыннан җыештыралар. Мөгаллимәләр, сыйныф җитәкчеләре вәгазь әзерли, Коръән укый. Берничә ел аларга укучылары да ярдәм итә. Коръән, тәфсир дәресләренә йөрүче төркем апалары да изге айда ифтар табынын әзерләшергә киләчәкләр ИншәАллаһ. 
Укучылар (шәкертләр) үзләре дә бер көнгә акча түләп авыз ачтыралар. Бик бик тә сөенечле, хәерле, изге гамәл. 
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез! Кунакка ифтарга чакырабыз, көтәбез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев