Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Хак юлдагы Таня

Татьянаны (исеме үзгәртелде) күргәч тә, бу тыйнак һәм бик чибәр мѳселман кызыннан күземне ала алмадым. Көннәрдән бер кѳнне, җаен туры китереп, мѳселманнарда сирәк очрый торган исеме һәм, гомумән, үзе турында сѳйләвен үтендем. Таня Түбән Камага берничә ел элек кенә килеп урнаша. Беренче карашка бик яшь күренгән бу кызга, чынлыкта, 24...

Татьянаны (исеме үзгәртелде) күргәч тә, бу тыйнак һәм бик чибәр мѳселман кызыннан күземне ала алмадым. Көннәрдән бер кѳнне, җаен туры китереп, мѳселманнарда сирәк очрый торган исеме һәм, гомумән, үзе турында сѳйләвен үтендем.

Таня Түбән Камага берничә ел элек кенә килеп урнаша. Беренче карашка бик яшь күренгән бу кызга, чынлыкта, 24 яшь икән инде. Бала чагыннан ук тиктормас, шук була, шулай да мәктәптә дә әйбәт укый. Тик балигълык чорына җиткәч, гүя кызны алыштырып куялар. Унбиш яшьлек Таня беркемгә дә карамый, үзе теләгәнчә киенә, дорфага әйләнә. Әти-әнисенә, укытучыларына, хәтта чит-ятларга да тупас җавап бирә. Аның тирәсендә үзе сыман дус-ишләр хасил була. Мәктәпкә бармаган чаклары ешая, дәресләрдә ѳйгә бирелгән эшне әзерләп мәшәкатьләнми, шуӊа күрә сигезенче класста берничә фәннән аттестацияләнмичә кала.

Болар кызны кая алып барып җиткерер иде, билгесез. Тик, бервакыт, Татьяна үз классларында укучы татар кызларына ияреп, мәчеткә бара. Болай гына, кызык ѳчен. Башына яулык бәйли. Мәчеттә дәрес буе кѳлеп, мѳгаллимәгә дә, балаларга да комачаулап утыра. Укытучы, кызныӊ кыланмышларына игътибар итмичә, сабыр гына теманы аңлата. Ә инде дәрес тәмамланып, барысы бергә чәй эчәргә утыргач, кыздан:

- Синеӊ исемеӊ ничек, - дип сорый.

- Таня! Ә нәрсә?! - дип, кыз, гадәттәгечә, дорфа җавап бирә.

- Таня, син болай яшәүдән туймадыӊмы, - дип кызыксына мѳгаллимә.

- Туймадым, миӊа алай яшәү кызык, дусларым да күп, дискотекаларга да йѳрим, - дип кырт кисә Таня. Әӊгәмә шуныӊ белән тәмамлана.

Яӊгыр астында ѳйгә кайтып барган Татьянаныӊ башыннан укытучысыныӊ сүзләре чыкмый. Кайткач, кѳзге каршына басып, үз-үзенә озак карап тора…

Икенче кѳнне кыз мәктәпкә яулык бәйләп килә. «Ислам дине турында берни белми идем әле, тормышымны үзгәртергә теләвем булгандыр», дип аӊлата ул хәзер үзенең шул чагындагы адымын.

Классташлары һәм укытучылары кѳн дә үзен яӊача күрсәтергә яраткан кызны тѳрлечә каршы ала. Укучыларныӊ бер тѳркеме аннан кѳлеп үчекләсә, икенчесе (ни гаҗәп - малайлар) киресенчә, яклый. Ә кызның кыланмышларына ияләшкән укытучыларының исләре китми: ике кѳннән барысы да узар, диләр. Әмма Таня мәктәпкә яулыкны кѳн саен бәйләп килә, тик менә киенү рәвеше үзгәрми - өстендә мәктәп формасы була.

Шулай бервакыт, ѳенә кайтканда, каршысына мәчеттә укыткан мѳгаллимәсе очрый… «Күрсәгез иде сез аныӊ ничек гаҗәпләнүен», дип елмая Татьяна. Укытучы кызны ѳенә чакыра. Анда ире белән икәү мѳселманныӊ нинди булырга, үзен ничек тотарга, киенергә, нинди ризык ашарга тиешлеген аӊлаталар. Шулай итеп, унбиш яшендә Таня ислам юлына баса.

Бу адымына якыннарыныӊ күбесе шакката, чѳнки кыз тулысынча үзгәрер һәм ислам динен кабул итәр дип башларына да китермиләр. Үги әтисе татар милләтеннән булса да, дуӊгыз ите ашый, спиртлы эчемлекләр дә куллана.

Мѳслимә Татьяна инде мәктәптә тырышып укый башлый. Әмма аӊламыйча калган фәннәр аӊа укуны яхшы билгеләренә тәмамларга ирек бирми. Кызныӊ тәртибе дә уӊай якка үзгәрә, әти-әнисе аныӊ ѳчен хәләл ризык алып кайта башлыйлар. Киемне мѳгаллимәсе сатып алып бирә. Тора-бара, үги әтисе яклап әбисеннән намаз укырга да өйрәнә.

Өйдә аракылы «бәйрәмнәр» дәвам иткәнлектән, үзен кияүгә сорап килгәч, 17 яшьлек Татьяна шунда ук ризалаша. Ире - күптән түгел ислам диненә килеп кергән, намазга баскан 24 яшьлек кеше. Әмма киленне егетнеӊ туганнары бѳтенләй чит итеп күрәләр. Беренчедән, мѳселман булса да, ул - марҗа; икенчедән, иренеӊ туганнары, дуслары җыелган урыннарга бармый. Моны Таня үзе, «кызымныӊ аракылы табыннарны күреп үсүен теләмим», дип аӊлата. Бу вакытта ике якныӊ берсе дә юл бирергә теләми һәм, нәтиҗәдә, гаилә таркала.

Бер яшь ярымлык кызы белән ялгызы калган Татьянага Түбән Камага килергә насыйп була. Сабыен балалар бакчасына бирә, үзе Түбән Кама колледжына укырга керә. Яшь ана ѳчен авыр вакытлар башлана. Тулай торактагы бүлмә ѳчен дә, балалар бакчасына да түләргә кирәк, ә әти-әнисенә зарланырга кыенсына. Әнә шул иң авыр чагында үзенә ярдәм кулы сузганнары ѳчен, Түбән Кама мѳселманнарына Таня бүген дә рәхмәт укый.

Коръәндә әйтелгәнчә, авырлыклардан соӊ җиӊеллек килә. Таняныӊ тормышы да үзгәрә. Бүген ул кияүдә һәм бик бәхетле. Татарча да ѳйрәнгән. Әти-әнисе аны ире белән еш кына кунакка чакыралар. Ә алты яшьлек кызы, җәен каникулга кайткач, әбисен намаз укырга ѳйрәтмәкче икән. Яраткан оныгы теләгенә әбисе каршы килми...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X