Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гаилә сәламәт булырга тиеш

Түбән Каманың «Нур» мәчетендә һәр дүшәмбедә «Бала җәрәхәтләре. Алар әти-әнидән ничек күчә? Гаиләдәге гадәтләр моделен күчерү» темасына лекцияләр укыла. Бу дәресләрдә мәчет имамы, мөгаллим Рөстәм хәзрәт Һидиятуллин тарафыннан файдалы, тормышта ярдәм итәрлек мәгълүмат бирелә. Аның белән очрашып, шул хакта әңгәмә кордык. - Рөстәм хәзрәт, әлеге дәрес-лекцияләр нидән гыйбарәт? Аларның максаты...

Түбән Каманың «Нур» мәчетендә һәр дүшәмбедә «Бала җәрәхәтләре. Алар әти-әнидән ничек күчә? Гаиләдәге гадәтләр моделен күчерү» темасына лекцияләр укыла. Бу дәресләрдә мәчет имамы, мөгаллим Рөстәм хәзрәт Һидиятуллин тарафыннан файдалы, тормышта ярдәм итәрлек мәгълүмат бирелә. Аның белән очрашып, шул хакта әңгәмә кордык.
- Рөстәм хәзрәт, әлеге дәрес-лекцияләр нидән гыйбарәт? Аларның максаты нинди?
- Кызганычка, бүгенге көндә мөселман гаиләләрендә дә төрле аңлаешсызлыклар, проблемалар күп була, хәтта таркалу очраклары бар. Безгә килүчеләр белән сөйләшәбез, аңлатабыз. Җәмгыятебез шундый: ир белән хатын бер-берсен сүгә, хокукларын даулый, әмма вазифалары турында оныталар. Тора-бара мәчеттә мондый дәресләр уздыру кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.
- Һәр дәрес аерым темага багышланган. Аларны алдан сайлыйсызмы? Әллә үзләре сорыйлармы?
- Әйе, темаларны алдан ук сайлыйм. Әмма кайчак бераз читкә китәргә туры килә. Мәсәлән, бүген бер аятькә яңадан әйләнеп кайтырга туры килде. Аны кыскача тәрҗемә итсәк, «барлык булган проблемаларыгызга үзегез гаепле» дип аңлатып була. Шәкертләр моны акыл белән кабул итәләр, ә менә күңелләре карыша, җаваплылыктан котылу, үзләрен аклау юлын эзлиләр. Башка кешеләрдән гаеп эзләргә түгел, үзеңдә казынырга кирәк.
- Дәресләр кем өчен уздырыла?
- Лекцияләр хатын-кызлар, ир-егетләр һәм өлкән яшьтәге апалар өчен укыла. Барысына да шул ук диярлек белем бирелә. Сораулар хатын-кызларда күбрәк була, шуңа күрә кайбер темаларга кабат кайтырга туры килә. Бу - табигый күренеш. Ирләр акылга таяныбрак эш итә һәм бәхәсләр чыкмый.
- Сез баланың күңел җәрәхәтләре турында әйтәсез? Нинди җәрәхәтләр ул?
- Гөнаһ нәселдән килми. Кеше оясында ни күрсә, ул оядан чыккач, шул була, үз-үзен тотышы моделен үзе төзегән гаиләсендә кабатлый. Кайчак кешеләр «ник минем балам шундый» дип зарлана. Димәк, син үзең яки әти-әниең тарафыннан балага тискәре йогынты ясарлык вакыйгалар булган. Бу - гөнаһ түгел, ә кешенең үз-үзен тотыш моделе. Бер ир миңа әтисен хурлый, зарлана, аңа үпкә белдерә. Мин саклык белән аңардан: «Сез әтиегезгә охшаганмы?» - дип сорадым. Чыннан да, холкы белән әтисенә охшаган икән.
Һәр кеше ике чыганактан «җыела». Әтисенең гаиләдә үзен тотышы, әнисенә мөнәсәбәте тискәре йогынты ясый икән, бала үскәч, аның гаиләсендә дә шундый хәл булачак. Балада әнигә карата үпкә бар икән, ул хис барлык хатын-кызларга күчәчәк һәм буыннан-буынга шулай барачак. Шуңа күрә кеше үз-үзенә сорау бирергә тиештер: ә мин үзем әти-әниемә карата нинди мөнәсәбәттә?
- Үз хатаңны күреп, баланың киләчәгенә тискәре йогынты ясавыңны аңлап алдың, ди. Алга таба нишләргә?
- Үзгәрергә, әлбәттә. Үзегез белән ихлас булыгыз, алдарга, проблемадан, җаваплылыктан качарга кирәкми. Без еш кына шуның белән мәшгуль. Җәзаны сынау дип атыйбыз, гаепле булуыбызны танырга теләмибез. Акыл белән аңласак та, күңелдәге бөтен нәрсәне үзебез дә белеп бетермибез. Бурычыбыз - шуны эзләп табып чистартырга. «Инвентаризация» ясасагыз, проблемалар үзеннән-үзе чишеләчәк. Гаилә сәламәт булырга тиеш. Балачакта үзебез җыйган тискәре кичерешләр үпкә, ачу тоту китереп чыгара. Максат - кеше шуларны аңлап, үзгәртергә тырышсын, әти-әнисен гафу итсен. «Күңел чире» дигән төшенчә Коръәндә бар ул.
- Берничә дәрес узды. Нәтиҗәләр күренәме? Кешеләр үз-үзләре өчен ачышлар ясыймы?
- Кайбер кешеләр чыннан да зур ачыш ясый. Моны аларның гаҗәпләнүдән ачылган күзләреннән күрергә була. Елап җибәрүчеләр дә бар. Бер кеше дәрес тәмамлангач килеп: «Ни-һаять, пазлларым бер картинкага тупланды», - диде. Биредә төп максат - кешене үз-үзе белән якыннан таныштыру. Шуңа да мәчеттә яшь парларга никах укытыр алдыннан әңгәмә уздыру системасын керттек. Әмма, кызганыч, кайберәүләр аның мәгънәсен аңлап бетермиләр әле.
Фирая Моратова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев