Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Дулкын тынып торган арада

Ел дәвамында вакытлыча мөхтәсиб вазифасын башкарган Йосыф Дәүләтшин, ниһаять, Түбән Кама мөхтәсибе итеп расланды. Татарстанда дингә сәяси пычрак танау белән тыкшынып, мөселманнар арасында таркаулык китереп чыгарырга омтылышның беренче дулкыны тынды кебек. Диния нәзарәтендәгеләр башбаштаклыгына гади мөселманнарның дәррәү күтәрелүләре чик куйды. Түбән Кама имамнарының кат-кат мөхтәсибәт җыелышы уздырырга мәҗбүр булып, һәрберсендә...

Ел дәвамында вакытлыча мөхтәсиб вазифасын башкарган Йосыф Дәүләтшин, ниһаять, Түбән Кама мөхтәсибе итеп расланды.
Татарстанда дингә сәяси пычрак танау белән тыкшынып, мөселманнар арасында таркаулык китереп чыгарырга омтылышның беренче дулкыны тынды кебек. Диния нәзарәтендәгеләр башбаштаклыгына гади мөселманнарның дәррәү күтәрелүләре чик куйды. Түбән Кама имамнарының кат-кат мөхтәсибәт җыелышы уздырырга мәҗбүр булып, һәрберсендә үз мөхтәсибләре итеп Йосыф Дәүләтшинны сайлауны рәсми беркетүләрен Татарстан диния нәзарәте җитәкчелеге шушы көнгә кадәр танырга теләмәде. Моңа Татарстан мөстәкыйльлек яулаган елларда милләтче булып уйнап, тора-бара эшчәнлекләре һәрнәрсәдә һәм һәркемдә каралык, пычрак эзләү белән чикләнгән кайбер кемсәләрнең шәһәр мөселман дөньясын болгатырга маташуы да сәбәп булгандыр. Чөнки шымчылыкка һәм күрәләтә ялганга оста ул кемсәләрнең мөселманнар күзендәге чүпне дә бүрәнәгә әйләндереп, акны каралтып даими хәбәр юллаулары нәзарәттә утыручылардан гаделлек яклыларны да саташтырмый калмагандыр...
Йосыф Дәүләтшинны мөхтәсиб итеп сайлау Түбән Кама имамнарының «Корабельная роща»дагы ял-дәва курслары тәмамланган көнгә турылап уздырылган мөхтәсибәт җыелышында булды. Мөхтәсиб белән беррәттән, ревизия комиссиясе (Шәңгәлче имамы Илфат, Афанас имамы Рафил һәм Каенлы имамы Нияз) сайланды. Кызыл Чапчак имамы Илдус, Төзүчеләр поселогыннан Мидхәт хәзрәт, 3нче мәхәллә имамы Рөстәм дә, бертавыштан, шура әгъзалары итеп сайландылар.
Йосыф хәзрәт башкарылган эшләргә йомгак ясау белән беррәттән, алда торган хәлиткеч мәсьәләләргә дә тукталды. Аерым алганда, Түбән Уратмада 360 кешелек мәчет җиткерәсе, Ширәмәттә салыначак мәчетнең аскы катын төзеп бетерәсе, Гагарин урамындагы яңа мәчет бинасын сафка бастырасы, шәһәрнең үзендә әле җеназаханә салуга керешәсе бар. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов исә җеназаханә төзүдә финанс ярдәме оештыруда ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Сүз уңаеннан, белем күтәрү курсларының соңгы биш-алты елда нәкъ менә «Корабельная роща» са-наторий-профилакториенда уздырылуы егерме имамга сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге дә биргән. Моның өчен Йосыф Дәүләтшин мөхтәсибәт җитәкчелегенең «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Владимир Бусыгинга рәхмәтле булуын ассызык-лады. Имамнар биредә ял иткәндә берсендә Бусыгин үзе дә килгән һәм хәзрәт мондый чаралар уздыруны гел сорап йөрергә тиеш түгел, андый мөмкинлекне без үзебез үк ел саен тудырырга тиешбез дигән фикер белдергән. Һәм шуннан бирле, Түбән Кама муниципаль районы имамнары елның-елында үзләренә унсигез көнлек хәйрия ялы бүләк итү мөмкинлеге тапканы өчен, В.Бусыгинга хезмәт уңышлары, сәламәтлек теләп дога кылалар.
Бу - «Корабельная роща»дагы табын янына җыелган имамнарның хуплаулары астында Йосыф хәзрәт мөхтәсибәтнең В.Бусыгинга аталган һәм, шулай ук, баш табиб Лилия Фаздалова һ.б. хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырганда да ачык күренде.
Муниципаль район башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова халыкның әхлагын арттыруда имамнарның зур тырышлык күрсәтүләрен, авыр чакта таркаулыкка юл куймаганнарын, бердәм булуларын ассызыклап үтте. Шулай ук ул имамнарга барлык уңайлыкларны тудырганнары өчен «Корабельная роща»дагы табибларга, хезмәткәрләргә муниципаль район башкарма комитетының рәхмәтен җиткерде.
Аллаһы сынауларны иң яраткан бәндәләренә генә бирә, диләр. Тормышта кыенлыклар булмый калмас, әмма мөселманнар икәнне онытмыйча, алга таба да диндә бергәлек җебенә ябышырга, бердәм булырга язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев