Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Дин, мәгариф бергә булса...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында уздырылган очрашуда хәзерге җәмгыятьнең көн үзәгендә торган мәсьәлә - бала тәрбиясе турында сүз барды. Билгеле булганча, соңгы вакытта Россиядә балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары артканнан-арта бара. Моңа кем һәм нәрсә гаепле, дигән сорау һәркемне, шул исәптән, халкыбызның гореф-гадәтләренә, гасырлардан...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында уздырылган очрашуда хәзерге җәмгыятьнең көн үзәгендә торган мәсьәлә - бала тәрбиясе турында сүз барды.
Билгеле булганча, соңгы вакытта Россиядә балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары артканнан-арта бара. Моңа кем һәм нәрсә гаепле, дигән сорау һәркемне, шул исәптән, халкыбызның гореф-гадәтләренә, гасырлардан килгән әдәп-әхлагына нигезләнеп дини гыйлем бирә торган мәчет мөгаллимәләрен дә борчый.
1нче, 6нчы мәктәпләр, М.Җәлил исемендәге 1нче гимназия, 13нче, 14нче лицейлар һ.б. уку йортлары җитәкчеләре, белгечләре алдында ясаган чыгышында Түбән Кама мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза ханым Латыйпова балаларның үз-үзләренә кул салу очракларына тукталды. Бу проблеманы хәл итү буенча, дингә нигезләнеп, үз фикерен белдерде.
«Киләчәк буынны хәзерге цивилизациягә хас булган тән чирләреннән, җан әрнүләреннән коткару ислам тәрбиясеннән башка һич тә була алмый, - дип сөйләде ул. - Дин, мәгариф, медицина аерылгысыз булганда гына балаларны тәрбияләүдә уңышка ирешү мөмкин».
Соңгы елларда Россиядә балигъ булмаган балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары 35 процентка арткан. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, әгәр дә бер ел эчендә 100 мең кешенең 20се (монда балигъ булмаган балалар турында сүз бара) үз гомерен үзе чикли икән, бу җәмгыять - сәламәт түгел. Россиядә ел дәвамында балигъ булмаган балаларның суицид очрагы - 100 мең кешегә 34. Татарстанда шуннан бераз гына кимрәк. Тикшеренүләр бу фаҗигагә дучар булган балаларның күпчелеге яхшы гаиләләрдә яшәгәнен, яхшы укучылар булганын ачыклаган. Балаларны үлемгә этәргән сәбәпләр: бердәм дәүләт имтиханы, мәктәптәге проблемалар, гаиләдә ата-аналар белән ике арадагы аңлашылмаучанлык, җавапсыз мәхәббәт һ.б.
Коръәннең «Рәгыд» сүрәсендәге 11нче аятендә килгәнчә, халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһы аны үзгәртмәс. Бу очракта, әле ата-ананың үзен, беренче чиратта, әдәпкә, тәртипкә өйрәтү зарурлыгын онытмаска кирәк. Бу уңайдан, бала тәрбиясендә ата-анага шәһәребездәге «Ихлас» рухи-тернәкләндерү үзәге ярдәм итәргә омтыла. Аның җитәкчесе Әлфия ханым Сөләйманова үзәкнең эшчәнлеге баланы рухи яктан камил шәхес итеп үстерүгә юнәлдерелгәнлеге хакында сөйләде. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам- хатыйбы урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин исә дини бәйрәмнәргә, күптән түгел генә уздырылган Корбан гаетенә тукталды. Исламда хәтта дини бәйрәмнәрнең дә максатлары кешедә мәрхәмәтлелек, рәхимлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү икәнен ассызыклады.
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең
матбугат үзәге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев