Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бөтенроссия конкурсында җиңгән

Идел буе Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанда күп кенә чаралар узган. Иң беренче итеп хатын-кызлар арасында «Халисә» Коръән укучылар бәйгесе үткән. Анда түбәнкамалылар да катнашкан.

II Бөтенроссия конкурсы Ютазы районының Уруссу бистәсендә оештырылган. Бәйгегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Волгоград, Пенза һ.б. өлкәләрдән 46 хатын-кыз килгән. Финалга исә нибары 24 катнашучы узган. Иң кечкенә кызга – 5 яшь, иң өлкәненә 48 яшь булган.
Конкурс Болгар ислам академиясе студенты, «Фәнис» мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы Ризван хәзрәт Шәрәповның Коръән аятләре укуыннан һәм дога кылуыннан башланган, аннары Ютазы район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин теләкләрен җиткерде.
Бәйгедә мөслимәләр ике номинациядә: «Коръәннең өч җузен яттан сөйләү» һәм «Коръәннең баш җузен яттан сөйләү» номинацияләрендә ярышканнар. Жюри әгъзалары дөрес һәм матур укылышка, кагыйдәләрне белүгә игътибар биргән.
«Коръәннең өч җузен яттан сөйләү» номинациясендә «Нур» мәчете имамы Рәсүл хәзрәтнең кызы 12 яшьлек Әминә Хәйретдинова икенче урынга лаек булган. Сөбханаллаһ, әти-әнисенә никадәр шатлык, Түбән Кама мөхтәсибәтенең горурлыгы! Абсолют җиңүче булган Казан кызы – 17 яшьлек Хәбибә Мәфлюхенова исә әти-әнисе ярдәме белән Коръәннең 30 җүздән 14ен ятлаган. Димәк, Әминәбез дә бу үрләрне яулар дип өметләник.

Фото: https://www.instagram.com/p/CPdYdEAH4jB/?utm_source=ig_web_copy_link

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев