Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Безне онытмыйлар

Шәһәребез мэры Айдар Рәис улы Метшинның, Җәмигъ мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның һәм аның ярдәмчесе Салих хәзрәт Ибраһимовның тырышлыклары белән 2012 елда саваплы эш эшләнде –«Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге ачылды.

Сукырлар җәмгыятендә исәптә торучыларны ел саен чакырып алалар. Алар анда аралашалар, үзләренә рухи азык алалар. Менә 2018 елның октябрендә Дания Курамшина телефоннан шалтыратып, сәламәтлегебезне сораштырып, безне барлап, «Ихлас»ка чакырды. Мөгаллимәләр, хаҗи һәм хаҗияләр. Роза Латыйпова, Галия Моратова, вакытлары белән хисаплашмыйча, үзәк мәчеттән килеп, безгә дини белем бирәчәкләр, сүрәләрне дөрес итеп укырга өйрәтәчәкләр.
«Ихлас» мөдире Әлфия Әхмәтҗанова быел Мәккәгә барып хаҗ кылып кайткан. Ул безне зәм-зәм суы һәм татар милли ашлары белән сыйлады, дисбеләр өләште.
Без, инвалидлар, Айдар Метшинга, имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимовка, Әлфия Әхмәтҗановага, мөгаллимнәргә рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, тормышларында тынычлык, шатлык, бәхет, иман ныклыгы телибез. 
Резеда СЫРОВАЯ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев