Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бергәләп төзик

Шәһәребездә яшәүче мөселманнар «Ак каен» мәчетен төзи башлауны бик озак көттеләр. Ниһаять, шәһәр читендәге Гайнуллин урамында ялтыравык койма артында, кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы бина калкып та чыкты.

Моңа кадәр Гагарин урамындагы «Нур» Аллаһы йорты төзелеше төрле сәбәпләр аркасында бик озакка сузылган иде, чөнки һаман безгә кемдер нәрсәдер эшләргә тиеш, дип көтәбез. «Дәүләт, администрация акча бирсен», дип канәгатьсезлек белдерәбез. Ләкин халык бергәләп төзегән мәчетнең генә кадере булачагын онытмыйк.
Ике ел элек, 2018 елның ахырында «мәчеткә җир бирәләр» дигән сөенечле хәбәр килде. Аның кәгазь эшләре бер елга якын барды. 2019 елның ноябрь аенда җир эшләренә рөхсәт алынды һәм, булачак мәчетнең урынын тигезләп, төзелешкә әзерлек башланды. Койма корылды, каравылчыларга вагон куелды. Ниһаять, 2 декабрь көнне тантаналы рәвештә субай кагыла башлады.
Субайларга акча җыю игълан ителде һәм, Аллаһыга шөкер, күп дин кардәшләребез бу изге эшкә үз өлешләрен кертте. Шулай итеп, кыш көне төзелеш башланды. Субайлар кагып, аннары фундаментны бетон белән ныгытып, кызыл кирпечтән диварларны күтәрергә әзерләндек. Кирпечкә дә акчаны бергәләп җыйдык, кемдер – 500, кемдер – 1000, ә кемдер 1 миллион сум акча тапшырды. Май аенда диварларны күтәрә башладык.
Җәй буе диярлек эш кайнады. Кибет, гараж бинасы калкып чыкты. Мәчет бинасының ике каты күтәрелде, көзен исә ут, су, җылылык кертү эшләре башкарылды, кабельләр, торбалар сузылды.
Икенче катны төзеп бетергәч, түбә ясарга керештек. Ә түбәсе гади түгел – өчтән бер өлеше кессоннардан тора. Кессон – шакмак дигәнне аңлата. 168 шакмакның 38 е тәрәзәле булачак. Әйе, мәчетебездә намаз залларында яктылык өстән төшәчәк. Проект буенча, бина эчендә алда, уңда һәм сулда тәрәзәләр каралмаган, димәк, намаз укучының йөзенә кояш төшеп комачауламаячак. Бүгенге көндә шул түбәнең нигезе әзерләнә, кышка аны ябып керергә теләгебез бик зур.
Шулай ук, мәчет тирәсенә бетон җәелде. Аста яктырту баганалары өчен кабель калдырылды. Агачлар өчен шакмаклар, чәчәк клумбалары өчен урыннар булдырылды.
Шул бетон өстенә брусчатка җәеләчәк, көз һәм яз көннәрен-
дә дә биредә чисталык хөкем сөрер.
Күп кеше «мәчетегез тиз төзелә» диләр. Аллаһыга шөкер, тырышабыз,
чөнки халыкның ярдәмен сизәбез. Ләкин эшлиселәр әле бик күп, ярдәмегездән ташла-
массыз дип өмет итәбез. Пәйгам-бәребез: «Мәчет төзүчегә, өле-шен кертүчегә, Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт төзер», – дип әйтеп калдырган. Мәчет төзетү савабы ул кеше үлгәч тә тукталмас са-
вап. Мәчетне кулланган саен төзүчегә, өлеш кертүчегә әҗер агып торыр. Аллаһы безне үзе-нең ярдәменнән ташламасын.
Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Үзәк мәчеттәге махсус тартмага яки банктагы исәпкә күчерә ала (аның номеры Түбән Кама мөхтәсибәте сайтында
күрсәтелгән).

Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов,
«Ак каен» мәхәлләсе имамы
Фәнис Кадыйров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев