Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бер айда — миллион ярымлап

Шәһәр үзәк мәчетендә оештырылган «1 айда - 1 миллион» хәйрия акциясе барышында, Гагарин һәм Менделеев урамнары чатында урнашкан яңа мәчет төзелешенә 1 миллион 424 мең 77 сум акча җыелды. Акция барышында үзәк мәчеттә махсус тартма куелып, аның янында көн саен ике бабай нәүбәт торып, садака салучыларга дога кылып һәм сумманы...

Шәһәр үзәк мәчетендә оештырылган «1 айда - 1 миллион» хәйрия акциясе барышында, Гагарин һәм Менделеев урамнары чатында урнашкан яңа мәчет төзелешенә 1 миллион 424 мең 77 сум акча җыелды.

Акция барышында үзәк мәчеттә махсус тартма куелып, аның янында көн саен ике бабай нәүбәт торып, садака салучыларга дога кылып һәм сумманы кәгазгә теркәп бардылар. Бу тартмада барлыгы 1 077330 сум җыелды. Моннан кала, мәчеттә торган садака тартмаларыннан 286 747сум алынды. Шәһәр халкына никах уку, исем кушу, Коръән уку кебек дини мәрәсимнәр үткәрүче бабайлар мәҗлесләрдән 60000 сум җыеп тапшырдылар.

Бу акция барган бер ай эчендә яңа мәчет төзелешендә дә эшләр туктамады. Штукатурлау, буяу, агарту, плиткә җәю, түшәмне ясау, электр чыбыклары сузу, идән җәю һ.б. башкарылды. Керү баскычларын ясау өчен, 60 фундамент блогы алып кайтып, мәчет ишегалдына бушатылды. Штукатурлау һәм идән җәюгә генә дә нибары 70 тонна ком китүе күпме эш башкарылганын күрсәтеп торадыр.

Мәчет төзелешенә һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Кайбер кардәшләр ял көннәрендә килеп, Аллаыһ ризалыгы өчен эшлиләр. Ул да ярдәм. Чөнки мәчет ишегалдына кайтарып аударылган комны, цементны, керамзитны ташып кую өчен дә күпме көч кирәк?! Боларны яллап эшләтә калсаң, бер кешегә көненә 500 сум түләргә туры килер иде. Эше өчен бер тиен дә сорамыйча эшләүчеләрнең күбесе - мәчеткә намазга йөрүчеләр. Шуларның берсе - Фәнис. Ул ике малаен да ияртеп мәчеткә намазга һәм укырга йөри. Мәчеттә өмә оештырылганда да, ул беренчеләрдән булып килә.

Үзләренең «Газель»ләре белән төзелеш материалы ташучылар да Фоат абый, Рамис һәм Абдулла да - мәчеткә йөрүчеләр. Мәчеткә берәр нәрсә алып кайтасы булса, мин аларга гына шалтыратам. Шалтыраткан вакытта мәшгуль булсалар да, мөрәҗәгатемне кире какмыйлар. Кайвакыт эшләре кич кенә бетеп, гаиләләренә кайтып ял итәсе урынында, мәчет төзелешенә булышалар. Бензин өчен сезгә күпме тиеш, дип сорагач алар, «садака булыр», дип җавап бирәләр.

Транспорт темасына кагылгач, Фәргать абый белән Данилны да әйтеп китим. Алар үзләренең «КамАЗ»лары белән - ком, керамзит, бетон блоклар ташыйлар. Эшне бушка, яки ягулык хисабына гына башкаралар. Хәтта машиналарына төягән материалның сыйфатына кадәр тикшереп торалар.

Болар - берничә мисал гына. Чынлыкта исә мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Мәсәлән, электрик Фәрит абый моторы ватылган бетон болгаткычны төзәтергә ярдәм итә. Ринат исемле электрик та, «кирәк вакытта шалтыратырсыз», дип, үзенең кесә телефоны номерын калдырды.

Беркөнне берничә бригада, өмә оештырып, мәчет эчендәге су үткәргечнең пластик торбаларын суздылар.

Шулай итеп, кем матди яктан, кем хезмәте белән, кем һөнәр белеме белән ярдәм итә. Һәм бу аерым шәхесләрнең керткән ярдәме генә. Әлбәттә, моннан кала оешмалар да, кайсы акчалата, кайсы бушка ком яки төзелеш техникасы биреп ярдәм итәләр. Мәсәлән «Форум» проектлау оешмасы төп намаз бүлмәсенең дизайн-проектын ясап бирергә алынды.

Мәчетне сафка бастыру өчен, тагын 30 миллионга якын акча кирәк. Уртак көч белән аны төзеп бетерә алырбыз дигән өметтә калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев