Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Белем алдылар

Түбән Кама мөхтәсибәте мәчетләрендә халыкка дини-әхлакый тәрбия бирүче мөгаллимнәрнең һәм мөгаллимәләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, махсус уку оештырылды. Шәһәр үзәк мәчетендәге ул дәрестә илледән артык укытучы катнашты. «Ислам фәннәрен укыту методологиясе» дигән темага лекцияне Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет»е мөгаллиме Абделмәлик (Дамир) Саттаров укыды. Аның чыгышы быел Татарстан мөселманнары Диния...

Түбән Кама мөхтәсибәте мәчетләрендә халыкка дини-әхлакый тәрбия бирүче мөгаллимнәрнең һәм мөгаллимәләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, махсус уку оештырылды. Шәһәр үзәк мәчетендәге ул дәрестә илледән артык укытучы катнашты.
«Ислам фәннәрен укыту методологиясе» дигән темага лекцияне Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет»е мөгаллиме Абделмәлик (Дамир) Саттаров укыды. Аның чыгышы быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылып чыгарылган «Ислам дине нигезләре» дәреслеге буенча әзерләнгән иде.
Билгеле булганча, мондый дәресләр үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәрманы белән, республика мәчетләрендәге барлык мөгаллимнәр өчен дә оештырыла. Аның максаты: мәчетләрдә дини гыйлем, әхлакый тәрбия бирүне тагын да яхшырту һәм экстремизмга юл куймау.
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X